Архив рубрики: Рубрикасыз

Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

22 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башлану уңаеннан  беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышта быел укырга кергән I курс шәкертләре катнашты. Җыен гадәттәгечә Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары укучылар мәдрәсә мөгаллимнәре Райнур хәзрәт Газизов һәм Рифат хәзрәт Ибраһимовлар сөйләгән дини белем алуның фазыйләтләренә багышланган вәгазьләр тыңладылар, мөгаллим Айрат хәзрәт Шәфигуллин исә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага лекция сөйләде. Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин шәкертләрне мәдрәсә тарихы белән таныштырды һәм уку тәртипләрен аңлатты. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1998 елда башлаган мәдрәсә 22 нче уку елын башлап җибәрде. Әйләнә — тирәдә дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче уку йорты эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!

Кукмара мәдрәсәсе каршында җәйге лагерь оештырылды

   6 — 16 июнь көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыруны, балаларны ислам нигезләре белән таныштыруны, дини — әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган лагерьда йөздән артык бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Лагерьга  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

   16 июнь якшәмбе көнне лагерьны ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан ял паркында үткән әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Җыен башында малайлар Коръән сүрәләрен укып, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, үзләре белән таныштырды, дини шигырьләр сөйләде. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә – 20 нче чыгарылыш

Рамазан ае алдыннан Кукмара мәдрәсәсендә 20 нче чыгарылышка багышланган тантаналы чара булып узды. Шушы уку елында мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 28 кеше тәмамлады: 19 ир-егет һәм 9 хатын-кыз. Аларга һөнәри дини белем алуны раслый торган дипломнар тапшырылды (Аттестацион комиссиясенең карары нигезендә ирләргә «имам-хатыйб», хатын-кызларга – «ислам дине нигезләре мөгаллимәсе» квалификациясе бирелде). Читать далее