Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” 03.03.2019

 3 март якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм традициягә әверелгән “Мөслимәләр бәйгесе” дигән бәйге үткәрелде. Оештыручылар үз алдына  түбәндәге бурычларны куйган иде:

— шәкертләрнең мәдәни тормышын төрләндерү, аларның ялын күңелле оештыру, иҗадый потенциалларын үстерү;

— мәдрәсәдә өйрәнелүче фәннәр буенча белемнәрен ныгытып, шәкертләрдә ислам дине йолаларына, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту;  

— татар телендә аралашуга игътибар юнәлтү.

Читать далее

Кукмара мәдрәсәсе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

12 декабрь көнне Кукмара мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы юбилей кичәсе булды. Әлеге чара шәкертләр, мөгаллимнәр һәм кунаклар катнашында район мәдәният йортында узды. Читать далее

Кукмара мәдрәсәсендә лагерь үткәрелде

Июль аенда Кукмара мәдрәсәсе каршында көндезге лагерь эшләде. Биредә мәктәп яшендәге балалар дини белем дә үзләштерде, рәхәтләнеп ял да итте. Ислам нигезләре белән таныштыруны, рухи-әхлакый тәрбияне максат итеп куйган лагерьның Программасы намаз уку тәртибен, гарәп хәрефләрен, ислам әхлагы кагыйдәләрен  өйрәтүдән гыйбарәт иде. Моннан тыш балалар спорт чараларында, әйтик,  футбол, волейбол  кебек хәрәкәтле уеннарда катнашты, викториналарда һәм башка кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты. Читать далее