Мәҗитова Рузилә Гомәр кызы – мөгаллимә.
1959 елның 7 мартында Кукмара районының Купка авылында туган.
Дөньяви белеме: 1976 елда Башкортстандагы Алкино бистәсе урта мәктәбен, 1984 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча тәмамлаган.
Дини белеме: 2003 елда Кукмара мәдрәсәсен, 2007 елда Казандагы “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен “Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы” белгечлеге буенча тәмамлады.
Кукмара мәдрәсәсендә 2003 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: гарәп теле, педагогика, методика преподавания исламских дисциплин, гакыйдә.
Төрле елларда оештырылган белемне күтәрү курсларында даими катнаша. Әйтик, Россия ислам институтында үткән Баберти шәрхендәге Тахави гакыйдәсе фәнен укыту методикалары”, Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган “Укыту-методик комплекслары фәннәре программаларын төзүдә компетентлы якын килү” дигән белемне күтәрү курсларында катнаша һәм шунда алган мәгълүматны Укыту методик комплексларын (УМК) төзегәндә файдалана. Рузилә Мәҗитова яңа стандарт буенча укытылырга тиешле “Психология һәм педагогика”, шулай ук “Дини фәннәрне укыту методикасы” фәннәреннән Татарстан мәдрәсәләре өчен УМК төзеде.
2008-2012 елларда Кукмара районының мөслимәләр берлеге рәисе булып эшләде. Баш абыстай булган елларда бик күп җәмгыять эшләрен башкарды, район абыстайлары белән бик актив эшчәнлек алып барды. Шушы олы хезмәтен бәяләп, Кукмара мөхтәсибе аңа үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
2016 елда Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее каршында татар хатын-кызлары тормышында дини һәм милли традицияләрне яңартуны максат итеп куйган “Дуслык” төркеме оеша. Рузилә абыстай шунда махсус чакырылып, мөслимәләр активы белән зур эш алып бара.
2017 елда аңа йөкләнгән тагын бер вазифа – Кукмара районында Хаҗиялар белән эшләү.
Рузилә абыстай хәйрия эшләрен оештыруда да беренче сафларда булучыларның берсе: ул авыруларга, янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә матди ярдәм итүне оештыра.
Тирән эчтәлекле, шул ук вакытта гади, аңлаешлы вәгазьләре белән Р.Мәҗитова Кукмара районы авылларында еш чыгыш ясый. Масса-күләм мәгълүмат чараларында да ул көтелгән кунак: аның вәгазьләре җирле радиода баручы “Мөслимә” тапшыруында яңгырый, район газетында басыла. Моннан тыш ул Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте оештыра торган мәчет каршында белем бирүче мөгаллимнәрнең Конференцияләрендә докладлар белән чыгыш ясый, әйтик, “Әбиләргә дә, бәбиләргә дә дин гыйлемен өйрәтү” (бу чыгыш “Иман” газетасында да басылып чыкты), “Мәдрәсәләрдә гыйлем бирүче методик берләшмәләрнең эшчәнлеге” һ.б.
Иске имләдән тәрҗемә-и басмалар әзерли, мәсәлән, “Кабер ияләре нәсихәтләре” (2015 ел) һәм “Бу дөньяда кемнең калганы бар” (2017 ел).
“Татарстан мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисенең һәм Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Буш вакытта гөлләр үстерү, намазлыклар, яулык, түбәтәй, күкрәкчәләр чигү белән мавыга.
Кияүдә, ике улы, 8 оныгы бар.