Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы ифтар мәҗлесе үткәрде

Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы ифтар мәҗлесе үткәрде

   Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы Сергей Димитриев зур ифтар мәҗлесе оештырды. Мәҗлестә Үзәк мәчет мәхәлләсе вәкилләре, тәравих намазына йөрүчеләр, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре – барлыгы 150 ләп кеше катнашты. Ирләр өчен мәдрәсә ашханәсендә табын оештырылса, хатын-кызлар башка бүлмәдә тупланды.

   Сергей Димитрий улы үзе керәшен татарларыннан булса да, ел саен Рамазан аенда авыз ачтыра, Корбан бәйрәмендә дә корбаннар чалдырып мөселманнарны сыйлый. Җирле мөселман җәмәгатьчелеге җитәкченең әлеге гамәлләрен үзләренә карата хөрмәт, игътибар билгесе буларак кабул итә. Гомумән, район башлыгы мөселманнар тормышына, аларның ихтыяҗларына беркайчан да битараф калмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шәһәр читендә яңа зур мәчет, хәләл кафе, ял итү урыннары булган зур комлекс өчен урын бирелүе дә моны исбатлый.

   Мәҗлестә район аксакаллар шурасы, имамнар һәм хакимият вәкилләре катнашты.