ҖАННАРЫБЫЗ ТЫНГЫЛЫК ЭЗЛИ

***

Инде берничә ел күрешмәгән бер иптәшемне очраттым бүген. Заманында җор телле, шаян булган егетнең күзләре нигәдер моңсу, карашында – билгесезлек һәм борчу. Хәл — әхвәл сораштык. Юк, Илсурның барысы да тәртиптә кебек: эше әйбәт, гаиләсе бар, торак мәсьәләсе дә борчымый. Тик, күзендәге, күңелен биләп алган, ниндидер зур, әһәмиятле проблеманың чишелешен  таба алмаганның чагылышы минем йөрәгемә тонык нәүмизләнү нурлары аша үтеп керә.

— Соңгы вакытта борчылып, үз — үземә урын таба алмыйча, өзгәләнеп йөрим әле мин нигәдер, – дип зары белән уртаклашты Илсур. – Вак — төяк проблемаларны искә алмаганда, дөньям бөтен һәм түгәрәк дип әйтергә була, ләкин күңелем тыныч түгел. Эшкә йөреп акча эшләсәм дә, гаиләмне тәэмин итсәм дә, нәрсәдер барыбер җитми кебек тоела. Дөресен әйткәндә, алдагы көн өчен кайгырам, чөнки мин… чөнки без… без үзебезгә хуҗа түгел… Без дигәнчә бармый бу тормыш, без уйлаганча түгел…

Нык, хәлле гаиләдә тәрбияләнеп үскән курсташымның без университетта укыган чакта “киләчәгем өчен кайгырам” дип бер дә әйткәне булмады. Әнисе – табиб, әтисе – ниндидер оешмада түрә; укырга да гел үз машинасында килеп йөри иде…

Мин шулай хатирәләремне яңартып алган арада Илсур сүзен дәвам итә:

— Былтыр әтиебез үлеп китте бит әле безнең. 5 ел салган яңа йортка күченеп 2 ай да яшәмәде шунда, бичара. Йә, шуннан соң без үзебезгә хуҗа дип әйтеп буламы инде? Кеше нинди генә имин, көчле һәм кодрәтле күренмәсен, чынлыкта ул бик загыйфь һәм мохтаҗ икән шул. Шуны аңлаганнан соң, йөрәгемә борчу урнашты. Җаным тыңгылык эзли, ләкин әлегә мин ул тынычлыкны таба алмыйм…

Тынгылык эзлим. Иптәшемнең шушы сүзләре бүген бик күп кешеләрнең ихласлы теләген чагылдыра. Чыннан да, җаның тыныч булмаса, байлык та, ниндидер уңышларга ирешүең да юатмый һәм шатландырмый. Менә Илсур да үз тормышыннан зарланмый шикелле, әмма җаны өзгәләнә — телгәләнә. Әле бит сөенечле хәлләргә караганда, борчулы-үкенечле вакыйгалар, мәшәкать — кыенлыклар күбрәк була безнең тормышта. Шулай булгач, ничек кенә ирешергә ул тыңгылыкка, кайларда эзләп табарга аны? Бераз вакыт ихласлы аралашу дәвамында без кардәшем белән әлеге катлаулы сорауга бергәләшеп җавап эзләп карарга булдык.

***

— Әйе, Илсур. Кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ дип әйтүең – хак. Адәм баласы бит, кем булуына карамастан, ниндидер проблемалар һәм авырлыклар килгәндә кемнәндер ярдәм өмет итә. Бу дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә “мин бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел һәм кемгә телим – шуңа ярдәм итәм” дип әйтә алмый.

— Ә акчалары хәтсез булган миллиардерлар?

— Үлемнән, авырудан һәм бәла — казадан акча гына саклап кала алмый, юкса ул байлар авырмаслар иде дә, үлмәсләр иде – сатып алырлар иде яшәүне. Өстәл тулы затлы ризык булса да, ашказаның эшләмәсә, ашап булмый ул ризыкны. Аллаһы Тәгалә бушка биргән һава да – зур нигъмәт, ул барысына да җитәрлек, ләкин кайберәүләр (астма белән авыручылыр) аны да юньләп сулый алмый. Шулай итеп, бер хикмәт иясе әйтмешли, ризыкны, йомшак мендәрне, яхшы йортны сатып алып була, ләкин ризык тәмен сизү һәм аппетит, йокы һәм өй эчендәге тынычлык беркайда да сатылмый шул, аларны Аллаһы Тәгалә генә бирә ала.

— Да-а… Дөрес әйткән бит бу галим, ә?

Уйчан күз карашын җиргә төбәп, Илсур бер мәлгә тынып калды. Кыска гына мизгел эчендә аның күз алдында яман чирдән үлгән атасы, йокысызлыктан интегүче түтәсе, көн дә шаулашмыйча — талашмыйча калмаган күршеләре үтеп китте.

— Әйт әле миңа, шулай булгач, дип аптыраулы кыяфәт белән әкрен генә дәште әңгәмәдәшем. – Ни өчен Аллаһы Тәгалә безгә авырулар бирә, алдаучылар һәм башка явыз ниятле кешеләр белән очраштыра?

— Адәм баласы үзен көчсез икәнен сизер һәм Яратучыга мохтаҗ булуын аңлар өчен. Аллаһы Тәгалә кешегә авырлыкны бирә, ул Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итсен өчен.

— Ник, авырып китсәң больниска да барасы түгел мени?

— Нишләп бармаска, барырга кирәк, ләкин табиб дәва (лечение) генә бирә, ә шифаны, ягъни савыгуны Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә  бирә алмый. Шуңа күрә врач биргән даруны кап, ләкин шифасын ихлас күңел белән Аллаһыдан сора.

— Ә инде дога кылып та терелмәсәң?

— Әгәр терелмәсәң яки башка ниндидер максатыңа ирешә алмасаң, “Әлхәмдү лилләһ” дип Раббыңны макта, чөнки Аллаһы Тәгалә белүчерәк. Ул ничек бирә, ничек оештыра – безнең өчен шулай хәерле дип уйларга кирәк. Һәрбер нәрсәдә мәгънә — хикмәт бар.

— Ә хезмәттәшең яки күршең бик начар булуда нинди хикмәт? Әнә безнең урамда торучы ике күрше хатын инде 8 ел талашалар, берсе бигрәк тә әшәке, ай — яй — яй…

— Аллаһ кешеләрне бит төрлечә сыный. Монысы да зур, җитди сынау. Берсе (әшәкесе) күршесенә һөҗүм итә ди. Ә шул күрше Аллаһыга сыенуны белми – тегесенә җавап бирә. Моның “җене” сөенә, чөнки үзенә шактый гына күләмдә энергия суырып алды. Ул аңа 1-2 көнгә җитә. Тәмам тынычлыгын җуйган теге хатын исә хәлсез калып кереп егыла. Берничә көннән бу хәл кабатлана, чөнки беренчесенә тагын энергия кирәк. Ләкин моңа киртә куеп була: яман хатын нәрсә генә дисә дә – дәшмәскә, зикер кылып, ягъни Аллаһыны мактап, күңелеңдә давыл кузгатырга ирек бирмәскә.

— Ул, бәлки, дәшмәс иде дә, тегесе бит нахакка гаепли, начар сүзләр әйтеп рәнҗетә.

— Моның хакта бер ислам галиме болай дигән: “Әгәр игътибарыңны Аллаһка юнәлдергән чакта кешеләрнең тупаслыгы синең хәтереңне калдырмый икән, бу йөрәгеңнең олы һәм холкыңның затлы булуын исбатлый”. Менә бит кайда хикмәт. Без шайтан кабызып җибәргән учакка “ягулык” өстәп, дәрәҗәбезне генә төшерәбез һәм үзебезгә зыян салабыз.

— Шулай шул, җәнҗалчының түбән дәрәҗәсенә төшеп пычранганчы, аны читләтеп узу һәм җавап бирмәү күпкә яхшырак. Ә шундый начар, хәтта явыз, хәтәр кешеләр янаса, нәрсә белән булса да куркытса?

— Моның турында Аллаһы Тәгалә болай ди: “Мин Адәм баласының йөрәгенә ике курку урнаштырмыйм. Әгәр кеше Миннән курыкса, башка беркемнән дә курыкмас. Әгәр Миннән курыкмаса, мәхлуклардан куркуны йөрәгенә урнаштырырмын”. Коръәндә мондый мәгънәле аять тә бар: “Аллаһның җәзасыннан куркып гонаһлы гамәлләрдән читләшкән кешегә Аллаһ кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтер”.

— Ә үлемне ислам дине ничек аңлата? Нишләп шулай бик сагайта һәм куркыта соң ул үлем?

— Моның хакта ислам галимнәре болай диләр…

 

***

…Бала ана карынында бар була. Аның шундый искиткеч камил рәвештә формалашуы – үзе бер могҗиза. Ләкин баланың билгеле вакыт үтүгә карында хәрәкәтләнә башлавы, ягъни “терелүе” – безнең акылыбыз аңлап бетерә алмый торган тагын бер сер, тагын бер бөек могҗиза. Бу вакыйга турында халык гади итеп кенә “җан керде” дип әйтә. Кайдан килгән соң ул җан? Кем ясаган аны? Кем соң аны көчсез нәни яралгыга урнаштырган? Хакыйкать бер генә: җан ахирәттән килгән. Аны Аллаһы Тәгалә бар кылган һәм Раббыбыз әмере буенча җанны фәрештәләр балага өреп кертә.

Галимнәр әйтүенә караганда, җан ул нурдан яратылган җисем. Ул исән, хәрәкәтләнүчән һәм үз асылында яшәүне, гыйлемне, ихтыярны, яхшылык белән начарлык арасында сайлый белү сәләтен һәм башка Адәм баласына хас булырга тиешле сыйфатларны туплый. Һәр кешегә ул Раббыбыз Аллаһы Тәгалә бөек хикмәт белән оештырган махсус программа салынган килеш бирелә.Төп максат – һәрбер җан Аллаһ аңа биргән программаны үтәп, үз вакыты белән ахирәткә, Аллаһы Тәгалә хөкеменә кайтырга тиеш була.

— Бу бер оешма хезмәткәре командировкага җибәрелгән кебек түгелме соң инде? – дип елмаебрак дәште Илсур.

— Шулай да дип була, дөрес чагыштырасың. Командировкага киткән кеше үз өстенә бит төрле бурычлар ала һәм үзенә йөкләтелгән вазифаны җиренә җиткереп башкарса, туган якка борчылмыйча һәм сөенеп кайта. Әмма үзенә бирелгән акчаларны тотып бетереп бурычын үтәмәсә, андый хезмәткәргә кайту авыр һәм куркыныч була.

— Ә-ә, менә хәзер мин мәсьәләне бераз аңлыйм бугай: үлем безне шуңа бик сагайта һәм куркыта, чөнки…

— … чөнки үлем ул – тән белән җанның аерылуы һәм җанның үз “ватанына” – ахирәткә кайтып китүе. Ахирәттә исә бөтен “программа” буенча Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы була.

—  Менә нигә безнең җаннарыбыз тыныч түгел икән, — диде уйчан гына Илсур. — Ахирәткә, мәңгелеккә күчкәч, ничек җавап бирербез дип кайгыралар алар, димәк…                                                                             

— Нәкъ шулай. Безгә бирелгән сәламәтлек, акыл, нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бу дөньяда яшәр өчен генә түгел – ахирәткә әзерләнер өчен дә бирелгән нигъмәт ул.

— Ә күп кеше дөнья өчен генә яши…

— … һәм ахирәт тормышына ышанмаганга, аны белмәгәнгә күрә бөтен өметен дөнья тормышына баглый, дөнья малы табам дип тырыша: шул мал артса – сөенә, ә югалтса – бик кайгыра. Ләкин кеше нинди генә матди “юатулар” уйлап тапса да, аның күңеле канәгатьләнә алмый, чөнки, әйткәнемчә, җанның бу дөньяга килүнең төп максаты байлык туплау түгел, ә тән белән берлектә аларны юктан бар кылган Яратучыга гыйбадәт итү. Аллаһ белән кеше арасы төзек, дөрес булмаганга гына күңел сыкрый, борчыла.

Шушы сүзләр Илсур йөрәгенә үтеп керсә дә, аның күңеле төбендә бер шикләнү “корты” кымырҗытып, үзенең үҗәт авазы белән хакыйкатьне кире кагып карады.

— Белмим инде… гел намаз укып, мәчеткә йөреп кенә тормыш итеп булмый бит…

— Ә кем әйтә көне — төне намаз гына укы дип? Көне — төне дөнья эшен генә эшлә дип әйтүче дә юк. Һәр нәрсәнең – эшнең дә, ялның да, намазның да үз вакыты. Кыска гына намазга караганда дөньяви эшләребезгә шактый күбрәк вакыт бирелә бит әле. Бу беренчедән. Ә икенчедән, сөйләшүебез башында үзең әйттең: кеше зәгыйфь һәм мохтаҗ. Моны эшлим, тегене башкарам, иртәгә таулар әйләндерәм дип планлаштырып куясың кичтән, ә иртәгәсен, авырып китеп, караватыңнан да тора алмыйсың. Өченчедән, иман — ышаныч дөнья эшләрен башкаруда да зур терәк — ярдәмче: бисмиллаңны әйтеп, Аллаһыга тәвәкәлләп эшләсәң, нәтиҗәсе ничек булса да, күңел барыбер тыныч кала, чөнки Раббыбыздан хәерлене сорадык. Ә Аллаһы Тәгалә теләгәнчә, Ул кушканча яшәгәнгә күрә, кешенең җаны ахирәткә ничек кайтып китәрмен дип тә борчылмый.

Күңел тыныч кала… Моны ишетүгә Илсур йөрәгендә якты һәм ниндидер изге җылылыгы белән үзенчәлекле очкын кабынып алды. Шулай көтмәгәндә, кыска мизгел булып ялтырап алган очкын Илсур кальбен йомшак кына яктыртты, күңелен аңлаешсыз шатлык, өмет биләп алды. Һәм ни хикмәт, әлеге яктылык сүрелми, кимеми! Борчулы йөрәктә пәйда булган ышаныч үз тормышына, бу дөньяга – бар Галәмгә! — икенче төрле каратты Илсурны.

— Әйе! Бу Галәмнең Яратучысы булуына мин ышанам! – диде аңа йөрәге. – Ул – яшәүнең һәм үлемнең Хуҗасы, Адәм балаларын сәламәтлек, ризык, һава белән нигъмәтләндерүче, безне бу дөньяда сынап, ахирәттә каршы алачак бөек Раббыбыз… Аның     бөеклеге куе урманнарда һәм иксез – чиксез тирән дәрьяда, чәчәк тулы матур болыннарда, төнге күкнең дә серлелегендә… Шушы мәхлукатлар бер максатсыз һәм мәгънәсез яратылмаган һәм алар үзләренә йөкләтелгән вазифаларны төгәл итеп башкара. Кешеләр яшәешендә дә зур, бөек Максат бар. Бөек Максат…

Гыйлем һәм хакыйкать юлларында әле шактый күп адымнар ясарга туры киләчәк Илсурга. Ләкин бу тормышта аңа бирелгән күп нигьмәтләр Аллаһының бик зур бүләге булуын ул инде хәзер аңлый һәм ихластан шөкер кыла. Көн саен якынлаша торган ахирәт тормышы турында да Илсур уйламыйча  яшәмәс. Ахирәткә кертүче “ишек” янына килеп җиткәч тә, ул шул ишекне курыкмыйча ачар. Мәңгелеккә таба илтә торган тормыш юлында проблемалар, авырлыклар булмый калмас. Әмма Иман, Аллаһыга ныклы ышаныч белән яшәгәндә, хәвеф — хәтәр һәм кыенлык төн кебек үтәчәк. Чөнки иманлылар шикләнмичә ышана: ул төн  узар һәм, һичшиксез, аны игелекле, сөенечле, яп — якты көн алыштырачак. Сөенечле, Якты Көн…