Кукмара мәдрәсәсе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

12 декабрь көнне Кукмара мәдрәсәсенең 20 еллыгына багышланган тантаналы юбилей кичәсе булды. Әлеге чара шәкертләр, мөгаллимнәр һәм кунаклар катнашында район мәдәният йортында узды.

Мәдрәсәне күркәм юбилее белән тәбрикләргә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин, хакимият вәкилләре, Татарстанның башка мәдрәсә җитәкчеләре, мөгаллимнәр, язучылар, кунаклар – барлыгы биш йөзләп кеше килде. Чара башында мәдрәсәдә озак еллар дәвамында эшләгән мөгаллимнәргә Мөфтинең Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә мәдрәсә  мөдире Ришат хәзрәт Курамшин Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министры исеменнән “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары” өчен дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

   Юбилей чарасында мәдрәсә шәкертләре төрле номерлар белән чыгыш ясады: кемдер сәхнә күренешләрендә катнашты, кемдер мөнәҗәтләр башкарды, кемдер вәгазь сөйләде. Шулай ук мөгаллимнәр, төрле елларда укып чыккан шәкертләр тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Чара истә калырлык итеп бик күңелле үтте.