Фәттахова Гөлфия Фазыл кызы

Фәттахова Гөлфия Фазыл кызы – мөгаллимә.  

1961 елның 26 июнендә Кукмара районының Аш.Буҗи авылында туган.

Дөньяви белеме: 1978 елда Кукмара районының Зур Сәрдек урта мәктәбен, 1984 елда Казан кооператив көллиятен “Азык-төлек товарларын сату һәм аны оештыру” белгечлеге буенча тәмамлаган.

Дини белеме: 2001 елда Кукмара мәдрәсәсен, 2005 елда Казандагы “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен “Ислам шәригате һәм гарәп теле укытучысы”  белгечлеге буенча тәмамлады. 2008-2013 елларда Казан ислам университетының ислам шәригате факультетында бакалаврият юнәлеше буенча читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Кукмара мәдрәсәсендә 2001 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: тәҗвид, фикһ, ислам хокукы (мөгамәләт), сира, әхлак, тәфсир.

Казандагы Ислам Университетында оештырылган “Россиянең укыту стандартлары системасы” программасы буенча белемне күтәрү курсларында катнашты.

Мәдрәсәдә үткәрелә торган фәнни һәм мәдәни чараларның һәрберсе дә уңышлы узуына үз өлешен кертергә  тырыша.

Мәдрәсәдән тыш атнага өч көн Кукмара районының Рудник авылы мәчетендә хатын- кызларга башлангыч  дини гыйлем бирә. Төрле дини мәҗлесләрдә – Коръән ашларында, Мәүлид бәйрәмнәрендә тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйли.

Инде күп еллар дәвамында Гөлфия ханым тормыш иптәше Равил белән эшмәкәрлек юнәлешендә дә хезмәт итәләр: йомшак өй җиһазлары (диваннар) ясау белән шөгыльләнәләр, кибетләр тоталар. Аларның әлеге эшчәнлекләре, гаиләләре белән кызыксынып, заманында “Кыйбла” журналы гыйбрәтле язма бастыра, ә ТНВ телеканалындагы “Нәсыйхәт” тапшыруы ярты сәгатьлек кызыклы тапшыру әзерләп күрсәтә. Фәттаховлар гаиләсе – дөньясын да, ахирәтен дә кайгыртып, тырышып эшмәкәрлек эшләрен дә алып барырга, 5 вакыт намаз укып, гыйбадәт кылып, мәчет-мәдрәсәдә башкаларга дини белем дә бирергә өлгерүче яңа заман мөселманнары мисалыдыр.

Улы һәм кызы үз гаиләләрен корып оныклар да тугач, Фәттаховларның гаилә тормышлары тагын да түгәрәкләнә. Гөлфия ханымның улы Рушан – Кукмара районының баш архитекторы, кызы Гөлшат – район хакимиятендә төзелеш бүлегендә әйдәп баручы белгеч. Әлеге гаилә әһелләре барысы да намазда.