Сафин Әхмәд Зөфәр улы

Сафин Әхмәд Зөфәр улы – мөгаллим.  

1989 елның 20 маенда Саба районының Лесхоз бистәсендә туган.

Дөньяви белеме: 2006 елда Лесхоз урта мәктәбен, 2009 елда Казан нефтехимия көллиятен тәмамлады. 2007-2013 нче елларда Казан Дәүләт технология университетында укый һәм аны “Химия сәнәгатенең машина һәм аппаратлары инженеры” белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый.

Дини белеме: 2015 елда “Имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме” белгечлеге буенча Кукмара мәдрәсәсенең кичке, шулай ук “Имам-хатыйб һәм гарәп теле мөгаллиме” белгечлеге буенча “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаган.  

Кукмара мәдрәсәсендә 2015 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: Коръән уку (тиләвәт), гакыйдә, намаз зикерләрен һәм көндәлек догаларны ятлау.

Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган белемне күтәрү курсларында даими катнаша.

Кукмара мәдрәсәсендә  укытудан  тыш,  Лесхоз бистәсе мәчетендә һәм Саба Җәмиг мәчетендә ислам дине нигезләре буенча белем бирә. Моннан тыш Лесхоз мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын башкара. Дин өлкәсендә күрсәткән тырыш хезмәте өчен Саба районы имам-мөхтәсибенең Рәхмәт хатына ия була.

Тыңлаучыларны җәлеп итәрлек итеп матур мәкам белән Коръән укый, шулай ук бик оста итеп дини җырлар, нәшидләр башкара. Яхшы вәгазьче. Кукмара һәм Саба районнарында вәгазьләр белән халык алдында чыгышлар ясый.

Буш вакытта столярлык эшләре белән шөгыльләнә: агачтан төрле өй җиһазлары ясау белән мавыга. Өйләнгән, хәләл җефете Гөлфинур белән бер кыз үстерәләр.