Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены үткәрелде

   Шәкертләрнең белемен  арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү  максатыннан Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Узган айда ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса,  бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе  буенча җиңүчеләр буларак Абдуллина Тәнзилә һәм Гафарова Фирдәния билгеләп үтелде. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды