Татарстан Республикасында дөньяви һәм дини белем алуның үзара тәэсир итешү мөмкинлекләре

(Яр Чаллы шәһәрендә 2013 нче елның 2 мартында “Ак мәчет”тә үткәрелгән “Роль ислама в стабилизации социальных процессов” дип исемләнгән фәнни-практик Конференциядәге чыгыш)

Ришат хәзрәт Курамшин

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Кайсы юлдан барырга?

Рухи тәрбия мәсьәләсе һәр җәмгыять тормышында игътибар үзәгендә булырга тиешле мәсьәләдер. Әдәп-әхлак кыйммәтләре күләгәдә калып, үсеп килә торган буын алар белән танышмаса, бу үкенечле нәтиҗәгә китерәчәк. Җөмһүриятебездәге бүгенге вәзгыять моңа ачык мисал булып тора.

Коммунистик идеология җимерелгәннән бирле, җәмгыятебезнең рухи тормышында билгеле бер вакуум хасил булды. Балалар, яшьләр рухи мәгънәдә максатсыз, кыйбласыз яши, бу исә аларның адашуларына, ялгыш юлга кереп китүләренә сәбәп була. Шушы нисбәттә дин тәгълиматы, ислам кыйммәтләре белән танышу, әхлак нормаларын өйрәнү бик мөһим.

Татарстан Республикасында дөньяви һәм дини белем алуның үзара тәэсир итешү мөмкинлекләре” темасының актуальлеге дә нәкъ шуннан гыйбарәт. Һәрбер кеше, һәр гаилә дә, дәүләт-хөкүмәт җитәкчеләре дә рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләсенә зур игътибар бирергә тиеш, чөнки ул гомуми тәрбия процессының бер тармагы гына түгел, ул – милләтебезнең абруй-дәрәҗәсе дә, халкыбыз менталитетының бер мөһим өлеше дә булып тора.

Мәгълүм булганча, дини тәрбия элек-электән безнең халыкның традициясе булган. Барлык заманнарда да дин эффектив тәрбия чарасы булып саналган, хәзер исә бу аеруча актуаль. Шуңа күрә бүгенге шартларда дөньяви белем алуны ислам кыйммәтләрен, әдәп-әхлагын өйрәнү белән акыллы рәвештә аралаштыру бик яхшы нәтиҗә бирә алыр иде, дип уйлыйм. Әмма кайсы юлдан барырга? Эшне ничек оештырырга? Шушы мәсьәләгә кагылышлы фикерләремне сезгә дә җиткерәсем килә.

Мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү учреждениеләренең

мөмкинлекләрен файдалану

Мәгълүм ки, балалар тәрбиясенә аларның сабый чакларыннан ук зур игътибар бирергә кирәк. Дин мөмкинлекләрен куллану балалар бакчаларына йөрүчеләрдә милли гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләнүгә, милли һәм дини үзаңнары формалашуга бер уңай этәргеч булыр иде. Кызганычка, хәзерге вакытта мөселманнар гына түгел, гомумән, татар балаларының күпчелеге урыс телендә тәрбия бирүче детсадларга йөри. Өйләрендә милли традицияләрдә тәрбияләнүче балаларга детсадта башка телгә җайлашырга, үзләрен “ватарга” туры килә, бу исә аларның психикасына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә бүген аерым милли мәктәпкәчә белем — тәрбия бирү учреждениеләрен булдыру яки, һичьюгында, гомуми детсадларда татар төркемнәрен туплау мәсьәләсе бик кискен тора. Шундый төркемнәрдә тәрбия эше һәм укыту, беренчедән, туган телдә, икенчедән мөселман традицияләре кысаларында алып барылыр иде (бу хәләл ризык мәсьәләсенә дә кагыла).

Хәзер исә, шушы вәзгыятьнең шартларында болай эшләргә мөмкин: балаларның күпчелеген татарлар тәшкил иткән детсадларда дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә торган көннәрдә мәчет имамнарын чакырырга; алар балаларны гает белән котлап, аның асылын аңлатып, бүләк-күчтәнәчләр өләшерләр иде. Шулай ук төрле әдәп-әхлак темаларына (әнигә мөнәсәбәт, мөселманча дуслык нәрсә ул, юмартлык файдасы, саранлык зарары, намаз, тәһарәт һ.б.) ялыктырмый торган, балалар психологиясен исәпкә ала торган әңгәмәләр үткәрергә була.

Әлбәттә, гүзәл холык үрнәге буларак, мисалга Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.), аның күркәм сыйфатларын китерергә мөмкин. Югары әхлак нормаларын төрле гыйбрәтле кыйссалар, дини мультфильмнар ярдәмендә дә аңлатып була.

Гомуми белем бирү учреждениеләренең мөмкинлекләрен файдалану

Мәктәп укучыларының төрле милләтле составын исәпкә алып, укыту программасына гомуми юнәлештәге әхлак дәресләрен кертергә мөмкин булыр иде. Төп максат – яхшы һәм начар холык сыйфатларын өйрәнү, тормыштан алынган мисалларда аларның файдасы яки аяныч нәтиҗәсе хакында фикер алышу. Ә инде һәрбер милләт өчен традицион булган динне факультативларда өйрәнү ихтимал. Бу мәсьәләне, әлбәттә, укучыларның әти-әниләре белән килешеп хәл итәргә кирәк, шулай да илебез өчен традицион булган бер динне сайлап баланың әти-әнисе гариза язгач, факультативка йөрүне мәҗбүри итү мәслихәт.

Мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, урта мәктәпләрдә дин тарихына, мәшһүр галим-остазларның тормыш һәм эшчәнлекләре мисалында югары әхлак сыйфатларын тәрбияләүгә күбрәк игътибар биреп була. Шулай ук фән белән диннең үзара йогынтысын өйрәнүгә дә махсус игътибар юнәлтергә мөмкин. Бу очракта кирәкле Коръән аятьләрен файдалану да урынлы булыр иде.

Факультативлардан тыш югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү эшендә күренекле дин әһелләре белән очрашу, тематик кичәләр оештыру да файдалы булыр иде. Мондый аралашу дин нигезләре, аның асылы белән якынрак танышырга өстәмә мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, укучылар да, мөгаллимнәр дә динне өйрәнергә теләк белдерә, аның конкрет файдасын тоя башлый.

Динне өйрәнү балалар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә бик мөһим, чөнки киләчәктә алар шушы белемне үз эшләрендә дә файдалана ала (дөрестән дә, мәрхәмәтле, сабыр булу һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар мөгаллимнең көндәлек хезмәтен шактый җиңеләйтергә мөмкин). Дин белеме алган укытучылар, педагогик тәҗрибәләрен файдаланып, мәчет каршындагы курсларда да укытып, имамнарга, абыстайларга булыша алырлар иде.

Дөньяви һәм дини белем алуның үзара тәэсир итешү кысаларында мәктәп программасына чит ил теле буларак гарәп телен өйрәнүне кертергә мөмкин. Татарстанның кайбер районнарында мондый тәҗрибә инде булды.

Хәзерге вакытта дин нигезләрен, ислам әхлагын һәм гарәп телен өйрәнү процессы башлыча мәдрәсәләрдә һәм мәчет каршындагы башлангыч белем бирү курсларында бара. Кызганычка, әлеге процесска бүген җәмгыятьнең игътибары аз, аңа киңколачлылык хас түгел. Үсеп килүче буынның күпчелеге хәзер ислам динен һәм әхлагын өйрәнүдә катнашмый.

Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең

мөмкинлекләрен файдалану

Ислам мәдәниятенең бүген бездә эшләп килә торган музыкаль, сәнгать мәктәпләренең эшчәнлеге белән тәңгәл килмәве сәбәпле, аларның уку процессында дин факторын куллану катлаулы. Әлбәттә, рәссамнар әзерли торган бүлекләрдә балаларны гарәп язуы, каллиграфиясе нечкәлекләренә, шәмаил сәнгатенә өйрәтергә була. Сәнгать мәктәпләренең театр бүлекләрендә исә дини эчтәлекле спектакль һәм концертлар программаларын кую белән шөгыльләнә алырлар иде. Әмма бу юнәлештә Укучылар яки Балалар иҗаты йортларының эшчәнлеге ничектер реальрәк күренә. Чөнки шундый Йортлар каршында динне өйрәнү түгәрәкләрен, гарәп-ислам мәдәнияте клубларын ачып була, алар базасында гарәп телен һәм әдәбиятын да тирәнтен өйрәнергә мөмкин.

Югары профессиональ белем бирү учреждениеләренең

мөмкинлекләрен файдалану

Югары уку йортлары студентларына барлык төп дини конфессияләр турында гомуми мәгълүмат бирү формасы файдалы булыр иде. Әйтик, Казан (Идел буе) Федераль Университетының журналистика һәм социология факультетында «Мировые религии: Ислам» дип аталган курс бер семестр дәвамында уңышлы укытыла. Шушы вакыт эчендә студентлар ислам дине турында гомуми мәгълүмат туплый, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала, курс ахырында исә бер тема сайлап алып, реферат яза.

Мондый өйрәнүнең кысаларында күренекле дин әһелләре катнашында диспутлар, семинарлар үткәрелүе ихтимал. Ислам дине тәгълиматына багышланган фәнни-практик конференцияләр оештыру да студентларга уңай тәэсир итәр иде, дип уйлыйм (фәнни яктан да, тәрбияви мәгънәдә дә). Белемнәрен бәяләү максатында имтихан белән зачет үткәрүдән тыш, реферат яки курс эшләре яздырырга була.

Дөньяви һәм дини белем алуның үзара тәэсир итешүнең мөһимлеге

Хәзерге вакытта дөньяви һәм дини белем алуның үзара йогынтысы бик зур әһәмияткә ия. Кызганычка, җәмгыятебез, шул исәптән бүгенге яшьләр дә, әдәп-әхлак идеалларыннан ерагайган. Дөньяви уку йортлары эшчәнлегенең нигезендә бүген тәрбия түгел, ә “коры” белем бирү, бу исә шәхесне рухи-әхлакый тәрбияләү эшенә үзенең тискәре йогынтысын ясамыйча калмый.

Мәгълүм булганча, һәр заманда җәмгыять нинди дә булса әхлакый нормалар кануннарына таянып яшәргә омтылды. Дәһрилек чоры булып саналган Советлар Союзы заманында да “Моральный кодекс строителя коммунизма” дигән канунны әдәп-әхлак өлгесе буларак файдаланганнар. Әлбәттә, шушы Кодексның асылы дөнья-күләм диннәрдә чагылыш тапкан универсаль әхлакый кыйммәтләрдән гыйбарәт иде.

Әйе, без хәзер демократия принциплары нигез итеп алынган дөньяви дәүләттә яшибез. Дин бездә тыелмаса да, ул дәүләттән аерылган булып санала, әмма, ни дисәң дә, динне җәмгыятьтән, халыктан берничек тә аерып булмый һәм бүгенге тормышны дини мәрәсимнәр һәм бәйрәмнәрдән, гыйбадәтханәләр һәм дин әһелләреннән башка күз алдына да китерү кыен. Мондый шартларда җәмгыятьнең һәр әгъзасы, ким дигәндә, үз диненең нигезләрен һәм әдәп-әхлак нормаларын белергә тиеш. Ә аларны өйрәнү, бигрәк тә диннең әхлакый кыйммәтләре белән танышу дөньяви белем бирү учреждениеләренең эш планында каралса, үсеп килүче буынның рухи мәгънәдә үсеш процессын контрольгә алып, тәрбия эшен киңколачлы рәвештә башкарып булыр иде.

Шулай итеп, дөньяви уку йортларында яшь буынны әхлакый тәрбияләү чарасы буларак дини факторны куллануның әһәмияте гаять зур. Шундый үзара тәэсир итешү нәтиҗәсендә балалар һәм яшьләр этик белем һәм яхшы рухи тәрбия алырга мөмкин. Моның нигезендә укучыларда җаваплылык хисе артыр, алар үз гамәлләренә әхлакый күзлектән карап бәя бирергә өйрәнер иде. Ислам потенциалын кулану, динебездә каралган әхлак кыйммәтләре белән танышу бик нәтиҗәле һәм файдалы булуында шик юк. Тормыш үзе моны инде күптән раслаган.

Добавить комментарий