Уткабызгыч

   Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы…  Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы…

   Ерак сәфәргә кузгалып киткәч тә шушы бер үк авазлы көйне көйләргә тотынган  поезд менә инде ничә сәгать  шулай үз җаена басу-кырлар, чәчәкле болыннар, яшел агачлыклар  аша алга таба чаба да чаба. Вагон тәрәзәсеннән  кайсы якынрак, кайсы ераграк күренеп калган безгә мәгълүм булмаган авыл-бистәләр җитез генә йөгереп баручы поездны моңсуланып озатканда, гүя: “Безнең җиребезгә аяк басып кунак булуыгызга өметләнмибез дә, шуңа – хушыгыз, сәфәрегез имин булсын!” – дип әйтеп калалар иде сыман…

  

Тәрәзәдә тиз-тиз алышынып баручы табигать  күренешләре тәэсирендә тормышымның төрле вакыйгаларыннан үрелгән фикерләр йомгагы күңелемнең бер почмагыннан икенчесенә салмак кына тәгәри дә тәгәри. Мәленә күрә әллә ниләр искә төшә бу сәфәрдә… Уйландыра…

   Мин утырган купеда фәкать ирләр генә: каршыда карап торышка 55 — 60 яшьләр тирәсендәге зур гәүдәле, “майлы” йөзле абзый белән янәшә аның 40 — 45 яшьлек баһадир кыяфәтле юлдашы утырган. Өстәлгә пешкән йомырка, кискән колбаса куеп тамак ялгап баручы бу ирләр үзләре өчен генә кызык булган дөнья хәл-әхвәле турында байтак гәпләштеләр. Күпме вакыт үткәндер,  юлдашларым тәмәке тартырга дип купедан чыгып киткәч, өченче “күршем” – 20 — 22 яшьләр тирәсендәге егет белән  якынрак танышырга булдым. Күркәм йөзле, чандыр, әмма гәүдәсенә караганда шактый нык күренгән  бу егет үзен Габдулла дип таныштырды. Казан мәдрәсәләренең берсендә дини белем ала икән. 

   — Уку елы тәмамланганнан соң имтиханнар бирдек тә, мәчеттә практикага калдырдылар. Хәзер менә өйгә, туган якка кайтам, – диде әкрен генә егет  йомшак баритон тавыш белән.

   Район мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләгәнемне белгәч, Габдулла,  шатлануын киң елмаюы белән йөзендә балкытып, әйтте:

   — Әлхәмдү лилләһ, дин кардәшем белән сәфәр кылу тынычрак та, җайлырак та. Мин бик шат…

   Ерак сәфәр юлында очрашкан ике мөэмин-мөселманның бер-берсенә сөенүе белән сугарылган җанлы сөйләшү, поезд тәгәрмәчләренең дәртле көенә салынып, шулай матур гына дәвам иткәндә, кинәт купе ишеге ачылды һәм канатларын  җәя генә башлаган фәрештәләрне куып, тартырга дип чыгып киткән сәфәрдәшләребез керде дә лап итеп урыннарына утырды. Бер-беребезгә дәшми-нитми, тәгәрмәчләрнең йөдәткеч көен бераз тыңлап барганнан соң, бүксәсен киереп куйган “майлы” абзый, күңел ачам диптер инде, минем янда утырган уйчан карашлы егеткә сүз катты:

   — Син, егет, бер дә тәмәке тартырга чыкмыйсың. Перекурлар белән вакыт тизрәк бара ул, энем, мә әле… – диде дә, тәмәке кабыннан сигаретын чыгарып, Габдуллага сузды.

   — Ә мин тәмәке тартмыйм, абый, – дип тыйнак кына җавап бирде Габдулла.

   — Тартмасаң ни! Менә бүген башларсың! – диде күршебез, җонлы кулы белән тәмәкесен егеткә тоттырырга талпынып.

   — Юк-юк, абый, кирәкми! – дип кулларын аркасы артына яшереп куйды егет. – Мин тартмыйм!

   — Ярар ла… Әллә әниең белер дип куркасыңмы?

   Купе тартып кергән ике ирнең яңгыравыклы көлү тавышына күмелде. Минем ачуым бераз “кабара” башласа да, Габдулланың сабырлыгы тәэсирендә, әлегә дәшми баруымны кулай күрдем.

   — Син аракы да эчмисеңдер әле? – дип аптыратуын дәвам итте “майлы” абзый. – Ә? Чыннан да эчмисеңме?

   — Барлык спиртлы эчемлекләр хәрам. Шуңа күрә мин аракы эчмим, – диде Габдулла.

   Абзый, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, бүксәсен көчкә кыймылдатып, алгарак күчеп утырды.

 — Менә сиңа “пәрәмәч”! – дип быдырдап алды “бүксә”. – Ә карта, лоторея кебек отышлы уеннар турында ни диярсең? Анысы ярыймы соң?

— Барысы да бер: болары  да, башка  отышлы  уеннар  да – хәрам, – дип катгый итеп җавап бирде Габдулла.

   — Бигрәк кырыс кеше икәнсең син, энем: монысы хәрам, тегесе хәрам…

   Бу сүзләргә  егет җавап бирмәде. Карашыннан сиздем – бәйләнчек күршебез аны шактый туйдырды. Шуңадыр, Габдулла китабын алды да, укуга керешеп, тыныч кына утыруын  дәвам итте. Абзый исә күзләреннән җиңүчеләргә хас тантаналы очкыннар чәчрәтеп, болай диде:

   — Тәмуг газапларыннан курыккан булып, синең кебекләр үзләрен бу тормышның бөтен рәхәтлекләреннән мәхрүм итәләр. Нинди тормыш соң инде бу, йә?

   Минем аңа зур игътибар белән караганымны күз кырые белән эләктереп алып, абзый, фикердәшен тапкан сыман, бу юлы миңа дәште:

   — Син ни диярсең, иптәш? Шулай түгел мени?

   Инде күптән үз сүземне әйтергә дип талпынып утырганга күрә, минем шушы юлдашыбызга хакны, хакыйкатьне  тизрәк  җиткерәсе-аңлатасы  килде. Ләкин булдыра  алганчы  сабырлыгым  туплап  һәм  олысымак булырга тырышып, мин ашыкмыйча, салмак кына болай дидем:

   — Әлбәттә, мөселманга рөхсәт ителгән дөнья рәхәтлекләреннән баш тарту  дөрес булмас, шулай да  “рәхәт” күренгән, ләкин Аллаһ тарафыннан тыелган кайбер нәрсәләр аркасында мәңгелек тормышта тәмуг утында янарга туры килмәгәе…

   Фикеренә өстәмә терәк булмавына көенептер, абзыебыз, мыскыл иткән сыман, тешен ырҗайтып көлеп җибәрде:

   —  Ничек яшәсәң дә, барыбызга да шул тәмуг утында янасы инде! Барыбыз бергә булганда, шуның кадәр куркыныч та булмас әле! Ха-ха-ха!!!

   Аның бу сүзләре  мине  чыгырымнан  чыгара  язса  да, сабыр булып калырга тырышып, мин болай дип җавап бирдем:

   — Ә сез бик кыю кеше икән! Утта янудан да курыкмыйсызмы?

   — Курыктым ди,  көтеп тор! Шул уттан куркам дип, тормыш рәхәтләрен дә күрмәскә-татымаскамы инде хәзер? Дөньядан ваз кичкән дәрвиш-суфыйлар гына шулай яшәсен! Ярый, монда сезнең белән сүз болгатудан ботка пешмәс, тагын бер тартып алыйм, булмаса…

   Соңгы сүзен кире какмаслык дәрәҗәдәге хакыйкать итеп белдерүдән  аерым бер тәм тоеп, юлдашыбыз тәмәке кабыннан бер сигарет чыгарып шуны авызына капты да өстәлдә яткан уткабызгычына үрелде. Әмма шул вакытта мин җитез-җәһәт хәрәкәт белән уткабызгычны тизрәк үз кулыма алдым һәм аны кабызып  абзыйга суздым:

   — Рәхим итегез!

Юлдашыбыз башын иеп тәмәкесен кабызмакчы булды.

   — Юк-юк, сигаретыгыз кирәкми, бармак кирәк! – дидем мин, абзыйның күзләренә кыю карап.

   — Аңламадым… – диде ул, әкрен генә тураеп. – Бармак нәрсәгә тагын?

   — Тәмуг утында янарга курыкмыйм дигәч, шушы уткабызгыч  утына нибары бер генә бармакны тыгып яндырып алырга сезгә кыен булмастыр инде…

   Купеда тынлык урнашты. Әле яңа гына кыдрачланып, “акыллы” фикерләрен яңгыратып торган ир, нәрсә әйтергә белмичә, сүзсез калды. Тәмәкесен кабына кире салып, абзый урынына утырды. Ярты сәгать буе ахмак сүзләр сөйләп барганын аңлагангадыр, аның майлы йөзе кызарып чыкты, тоныкланган  күзләрендә исә үзен генә борчый торган җитди сорау чагылышы күренде. Ләкин әллә уңайсызлануы, әллә мин-минлеге аркасында соравын бирмичә, ул сөйләшүне дәвам итмәде. Башкалар да – кайсы тәрәзәгә карап, кайсы китабына багып – тынлык саклап сүзсез бара бирделәр. Күпме вакыт узгандыр – поезд, хәрәкәтен әкренәйтеп, туктый башлады. Моны күреп, абзыебыз кинәт кенә әйберләрен җыеп алды да:

   — Минем тукталышым бу, сау булып торыгыз! – диде дә кабалана-кабалана купедан чыгып китте.

   Ничәдер минуттан соң поезд куанычлы, тантаналы, шөкер хисе белән тулган тәгәрмәчләр җырын янә башлап, кузгалып китте. Шул вакытта гына мин яңа гына төшеп калган ирнең уткабызгычы кулымда онытылып калуына игътибар иттем. Шуны күреп алган Габдулла, күркәм йөзен тагын да нурландырып, ачык  итеп  елмая башлады. Мин исә, уткабызгычны аңа сузып, әйттем:

   — Ал, тәмәке тартмасаң да, үзеңдә калсын әле. Аны ничек файдаланып булуын син хәзер инде яхшы беләсең… 

   Тизлеген арттырып, поезд алга таба – тормышыбызның әле билгесез, без белмәгән, күз алдыбызга да китерә  алмаган  ерак офыгына таба чабуын дәвам итте. Ул безне язмышыбызга, тәкъдирләнгән киләчәгебезгә таба алып барып, бәхет-сәгадәткә ирешү хыялы юлында  тәгәрмәчләрнең өметле көен матур гына дәвам итә иде:

   — Шокы-токы, шокы-токы, токы-шокы, токы…  Шокы-шокы, токы-токы, шокы-токы, шокы…

Ришат Курамшин