Кукмара мәдрәсәсендә – чыгарылыш 2020

Коронавирус инфекциясе таралуы куркынычы аркасында, башка уку йортларында кебек, мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә быелгы уку елын кыенрак шартларда – дистанцион рәвештә укып бетерергә туры килде. Аллаһның ярдәме белән, Кукмара мәдрәсәсенең барлык укучылары уку елын төгәлләде. Быел мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр дә  интернет буенча – Ватсап һәм Зум системалары мөмкинлекләрен файдаланып имтиханнарын да тапшырды, Диплом эшләрен дә уңышлы яклады.  

   Быел мәдрәсәнең 4 еллык һөнәри бүлеген 22 ир-егет һәм 8 хатын-кыз – барлыгы 30 кеше тәмамлады. Лицензия нигезендә ир-егетләргә “имам-хатыйб”, хатын-кызларга “ислам дине нигезләре укытучысы” квалификациясе бирелде. Өч еллык башлангыч бүлекне 12 ир, 37 хатын-кыз, 13 яшүсмер малай һәм 6 яшүсмер кыз  –  барлыгы 68 кеше тәмамлады. Алар “олыларга һәм балаларга өстәмә белем бирү” юнәлеше буенча Башлангыч дини белем үзләштерде.

    Шунысы сөенечле – һөнәри бүлекне тәмамлаучы 30 кешенең 15-е инде дин өлкәсендә хезмәт куя: алар арасында 7 имам, 3 имам ярдәмчесе һәм дин нигезләрен укытучы 5 абыстай бар. Киләчәктә эшләргә әзер торганнары да юк түгел.  

   Чыгарылыш шәкертләре нигездә безнең райондашларыбыз булса да, мәдрәсәбезне тәмамлаучы Саба, Мамадыш районнары һәм күрше Киров өлкәсе вәкилләре елдан ел арта бара.

  Шәкертләребез ел саен “яшәрә” барсалар да, араларында өлкән буын вәкилләре булуы – аеруча күркәм күренеш. Быел мәдрәсәне тәмамлаучы ирләрдән иң өлкәне 75 яшьлек Сәмигуллин Факил Муллагали улы, хатын-кызлардан – 80 яшьлек Шагабиева Рауза Шәрип кызы (икесе дә Кукмарадан). Әлбәттә, алар – дини гыйлемне гомер буе алырга өндәүче хәдисне раслый торган яхшы үрнәк. Шулай да без мәдрәсәне тәмамлаган яшьләр өчен дә бик куанабыз, чөнки алар – безнең бу дөньядагы  тормышыбыз алга таба  нинди булачагын билгеләүче затлар.

   Дини белем алган һәр кеше шушы гыйлемнәрне тормышында файдаланып, “Аллаһ ризалыгы” дигән олуг нигъмәткә үзе дә ирешер, башкаларның ирешүенә дә сәбәпче булыр дигән өметтә калабыз.

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.