Архив рубрики: Рубрикасыз

Кукмара мәдрәсәсе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Җөмәдәл-әүвәл аеның 29нчы көнендә (13нче декабрьдә), Кукмара шәһәре Мәдәният йортында Кукмара мәдрәсәсе оешуның 25 еллыгы уңаеннан зурлап тантана үткәрелде. Әлеге чарада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, уку йортын тәмамлаган шәкертләр, мөгаллимнәр, дин әһелләре, район халкы катнашты.

Урта һөнәри дини уку йортының чирек гасыр дәвамында күркәм нәтиҗәләргә ирешү сөенечен бүлешү кичәсенә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килде. Ул барлык катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде, район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәдрәсә коллективына рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде, мәдрәсәнең киләчәктә дә зурдан-зур уңышларга ирешүен теләде. Мөфти урынбасары Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшинны исламны үстерүгә, дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга, рухи мирасны өйрәнүгә, мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлеше, дини һәм хәйрия эшчәнлегендәге казанышлары өчен Нәзарәтнең Мәрҗани медале белән бүләкләде, күп еллар дәвамында хезмәт куючы мөгаллимнәргә медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге тантанада катнашучылар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шулай ук Мамадыш, Урыссу мәдрәсәләре җитәкчеләре, Россия ислам институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе вәкилләре бар иде.

Юбилейга багышланган чарада мәдрәсәнең эшли башлавы, уку йорты өчен Үзәк мәчет янәшәсендә бина салыну тарихы искә алынды, мәдрәсәне тәмәмлап дин юлында хезмәт итүче хәзрәтләрнең һәм мөгаллимнәрнең нәсыйхәтләре тыңланды, гыйлем учагы эшчәнлеге, уку йортында оештырыла торган белем бирү һәм тәрбия чараларына нәтиҗәләр ясалды.

Кукмара мәдрәсәсенең чишмә башы узган гасырның 90нчы елларына барып тоташа: районның Үзәк мәчете ачылуга ук биредә дин сабаклары бирү эшенә тотыналар. 1994-1998нче елларда Кукмара Үзәк мәчете каршында якшәмбе мәктәбендә ислам дине нигезләрен укыту башланып китә. 1998нче елдан, Кукмара мәдрәсәсе дини уку йорты буларак рәсми рәвештә теркәлгәч, дәресләр берничә өлешкә бүленгән мәчет залларында үткәрелә, ә 2008нче елда исә халык көче белән мәдрәсә өчен заманча өч катлы бина төзелә. 25 ел дәвамында ике меңгә якын шәкерткә гыйлем бирелә. Уку йортын ачылган көннән башлап Ришат хәзрәт Курамшин җитәкли.

Башка дини уку йортлары арасында бу мәдрәсә үзенең халыкчан юнәлеше һәм асыл милли йөзе белән аерылып тора. Биредә беренче көннән алып хәзергәчә белем бирү бары татар телендә алып барыла. Укучылар – Кукмара җирлегеннән тыш, якын-тирә районнардан һәм Киров өлкәсеннән җыела. Алар арасында, башлангыч дини белем алырга теләүчеләр белән беррәттән, авыл мәхәлләләрендә имам, абыстай һәм ислам дине нигезләре укытучысы булырга теләгән милләттәшләребез дә байтак. Мәдрәсәдә дини һәм дөньяви белемгә ия булган тәҗрибәле остазлар хезмәт итә. Алар арасында урта махсус һөнәри мәдрәсәләр өчен эшләнгән бердәм уку-укыту стандартларын булдыруда катнашкан мөгаллимнәр дә бар. Мәдрәсә укытучылары тарафыннан төзелгән “Башлангыч мәдрәсәдә өйрәнелә торган сүрәләр һәм догалар”, “Ислам дине нигезләре”, “Тәҗвид” дәреслеге кебек әсбаплар исә республикабыз мәчетләрендә ислам дине нигезләре курсларында уңышлы файдаланыла.

Уку йортында ел саен төрле мәдәни чаралар, шәкертләр бәйгеләре, викториналар һ.б. үткәрелә. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Кукмара мәдрәсәсе эшенә Үз рәхмәтен һәм бәрәкәтен салып, әле озак еллар дәвамында республикабызның дини мәгариф системасында уңышлы эшләргә насыйп итсен!

Чыгарылыш шәкертләре Диплом эшләрен яклады

Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген тәмамлаучы шәкертләр уку-укыту программасында каралган ахыргы сынау аша уздылар: аларга мөгаллимнәрдән торган комиссия каршында Диплом эшләрен якларга туры килде. Мәдрәсәне тәмамлаучы укучыларның әлеге хезмәтләре 4 еллык  уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды: үз хезмәтен яклаганда шәкертләрнең сөйләм осталыгы һәм фикерләү сәләте генә түгел, сайлап алынган тема ни дәрәҗәдә тирән өйрәнгәнлеге дә ачык күренде, шулай ук аларның дин әһеленә хас булырга тиешле сыйфат-күнекмәләрне ни дәрәҗәдә үзләштергәннәре ачыкланды.

Диплом эшләре темаларына килгәндә, быел ислам дине һәм шәхес, ислам һәм җәмгыять  юнәлешендәге темаларга өстенлек бирелгән иде. Мөгаллимнәрдә аеруча зур кызыксыну уяткан темалардан “Хәзерге җәмгыятьтә әхлакый проблемаларны дин ярдәмендә чишү юллары”, “Мөслимә өчен хиҗаб әһәмияте”, “Ислам динендәге йолаларның кешенең рухи һәм бәдәни үсешенә ясаган йогынтысы”, “Коръәндә математика чагылышы”, “Исламда зыялылык төшенчәсе” кебек темаларны билгеләп үтәргә мөмкин.

Комиссия әгъзалары  быелгы чыгарылыш шәкертләренең ( ә алар быел 17: 12 ир һәм 5 хатын-кыз) Диплом эшләрен, тулаем алганда, уңай бәяләделәр.

Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде

Март аеның ахыргы шимбә көнендә Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм гадәткә әверелгән дини бәйге үткәрелде. Инде 25 елдан артык үткәрелеп килүче Коръән укучылар бәйгесе башка төбәкләрдә оештырыла торган шундый ярышлардан гомум халык катнашуы белән аерылып торадыр, чөнки әлеге бәйгедә бернинди яшь  чикләүләре булмаган рәвештә һәркем катнаша ала. Менә быел да Аллаһ Китабына багышланган чарада олысы да, кечесе дә катнашып, чара чын бәйрәм төсендә үтте. Иң куандырганы – бәйгедә яшьләр күп иде. Ә инде иң яшь һәм өлкән  катнашучылар буларак Кукмарадан 2 яшьлек Ганиева Нәфисә һәм Вахит авылыннан 72 яшьлек Гыйльфанов Минневакыйф билгеләп үтелделәр.

Яшь буенча катнашучылар шундый төркемнәргә бүленде: 7 яшькә кадәрге сабыйлар; 8 – 11 яшьлек балалар; 12 – 17 яшьлек яшүсмерләр; 18 яшьтән башлап олылыр. Ир-егетләр һәм  хатын-кызлар аерым ярышып, түбәндәге номинацияләр буенча осталыкларын күрсәтте: 5, 10 һәм 20 сүрәне яттан белү; “Йәсин” һәм “Мүлк” (“Тәбәрак”) сүрәләрен яттан белү.

Быелгы конкурста барлыгы 245 кеше катнашты: 112 ир-егет (89 малай һәм 23 ир-ат) һәм 133 хатын-кыз (101 кыз бала һәм 32 хатын-кыз). Төрле номинацияләр буенча барлыгы 90 призлы урын билгеләнде, призлы урын алган һәр катнашучыга яхшы бүләк тапшырылды, ә һәрбер катнашучы балага канцеләрия әйберләреннән торган җыелма, олыларга исә бер кап чәй белән китап тапшырылды.  Моннан тыш балаларга “Ифтарга күчтәнәч” дигән язу ябыштырылган тәм-томнар пакеты да бирелгән иде.