Кукмара мәдрәсәсендә Диплом эшләре якланды

   Чыгарылыш имтиханнарын тапшырганнан соң, Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген  тәмамлаучы шәкертләр тагын бер – хәзер инде ахыргы җитди сынау аша узды:  5 май көнне  алар Диплом эшләрен якладылар.Чыгарылыш квалификация эшләре мәдрәсәдә 4 еллык  уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды: алар дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең фикерләү сәләтен  генә түгел, әзерлекләренең гомуми дәрәҗәсен дә күрсәтте.

  Диплом эшләре темаларына килгәндә, алар арасында традицион рәвештә намаз, ураза, хаҗ кебек мөселманнарның төп гыйбадәт төрләренә багышланганнары байтак иде. Гаилә тормышы, ислам тәрбиясе  мәсьәләләрен  яктыртучы хезмәтләрдән тыш, татарлар тарихы һәм әдәбиятына багышланган берничә тема да булды. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары  быелгы чыгарылыш шәкертләренең ( ә алар быел 30: 20 ир һәм 10 хатын-кыз) Диплом эшләрен, тулаем алганда, уңай бәяләделәр.