Кукмара мәдрәсәсендә – Коръән укучылар бәйгесе

   31 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Күркәм йолага әверелгән әлеге чарада быел 216 кеше катнашты: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендәге балалар саны 176 булса (78 малай һәм 98 кыз),  өлкәннәр 40 булды (22 ир, 18 хатын-кыз). Яшь буенча бүленүдән тыш, катнашучылар белем дәрәҗәләре буенча да берничә төркемгә бүленделәр:  5 кыска сүрәне  яттан белүчеләр; Коръәннең ахыргы 10 һәм 20 сүрәсен белүчеләр; моннан тыш “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен ятлаганнар аерым төркемдә ярышты.  Бәйгедә катнашкан һәр балага тәм-том тутырылган пакет, ә олыларга дини эчтәлекле диск белән китаплар өләшенде.

     Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Балалар арасында 3 яшьлекләр  байтак иде. Ирләр арасында иң өлкәне буларак 72 яшьлек Ногманов Нурулла (Чишмәбаш авылы), хатын-кызлар арасында исә 71 яшьлек Гыймадиева Сәүдәт (Күкшел) билгеләп үтелделәр.

   Быелгы бәйгедә Кукмара районыннан тыш күрше Киров өлкәсе һәм Саба районы мөселманнары да катнашты. Ерак араларны якын итеп килгән һәр кардәшебезгә, каникул вакытындагы тәмле йокыларын өзеп иртән-иртүк Коръән уку ярышына барам дип ниятләп килгән балаларга Аллаһның рәхмәте ирешсен!

   Барлык катнашучыларны Кукмара мәдрәсәсе мөгаллимнәре тыңлап нәтиҗә чыгарылганнан соң, призлы урын алучыларга бүләкләр тапшырылды. Ләкин хәзрәтләребез билгеләп үткәнчә, әлеге чарада катнашучыларның һәммәсе дә – җиңүче, чөнки дин, Коръән юлына басу ул – үзе зур бәхет, үзе бер җиңү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) нең бер хәдисендә әйтелгәнчә, иң хәерле кеше ул – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче. Шушы изге эштә барчабызга да күркәм уңышларга ирешергә насыйп булсын.

    Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.