Кукмара мәдрәсәсендә – 19 нчы чыгарылыш

   13 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылышка багышланган тантаналы мәҗлес үткәрелде. 16 майда Рамазан ае башлану сәбәпле, әлеге чара гадәттәге календар графиктан бераз иртәрәк оештырылды. Җыенның беренче өлеше мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә шаһәдәтнамәләр тапшыруга багышланган иде.

Чыгарылышның икенче өлеше мул ризыклы табын алдында үтте. Шәкертләр уку елларын искә алып, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерделәр, кайберләре исә хис-кичерешләрен шигъри юлларга салып, бик матур теләкләрен белдерделәр. Ә мөгаллимнәрнең соңгы нәсыйхәтләре гыйлем асылын тагын бер кат искә төшерүдән гыйбарәт иде: чын гыйлем кешене гамәл-гыйбадәт кылуга этәреп, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәтә, күңел тынычлыгы һәм Аллаһ ризалыгы кебек олуг нигъмәтләргә ирештерә, ә иң мөһиме – кешегә бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ия булырга ярдәм итә.