Нәҗипова Сәкинә Садыйк кызы

Нәҗипова Сәкинә Садыйк кызы – мөгаллимә.  

1953 елның 30 гыйнварында Арча районының Яңа Кырлай авылында туган.

Дөньяви белеме: 1970 елда Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбен, 1976 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаган.

Дини белеме: 2001 елда Кукмара мәдрәсәсен, 2005 елда Казандагы “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен “Ислам шәригате һәм гарәп теле укытучысы”  белгечлеге буенча тәмамлады. 2008-2013 елларда Казан ислам университетының ислам шәригате факультетында бакалаврият юнәлеше буенча читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Кукмара мәдрәсәсендә 2003 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: гыйбадәт нигезләре, тиләвәт, гарәп теле, әхлак.

Төрле елларда оештырылган белемне күтәрү курсларында даими катнаша. Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган “Исламдагы педагогик фикерләү традицияләре яшүсмерләргә һәм яшьләргә физик тәрбия бирү чаралары буларак” дигән белемне күтәрү курсларында алган мәгълүматны Әхлак дәресләрендә һәм әлеге фәннән мәдрәсәләрнең башлангыч дәрәҗәсе өчен яңа стандарт буенча укытылырга тиешле Әхлак фәненнән Укыту методик комплексы (УМК) төзегәндә файдалана.

2007 елдан аның инициативасы белән мәдрәсәдә хатын-кызлар төркемнәре арасында “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелә башлый, шулай ук башка фәнни һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрү эшендә дә катнашырга тырыша, җәйге балалар мөселман лагеренда исә медицина хезмәткәре буларак ярдәм итә.

Сәкинә Садыйк кызы озак еллар дәвамында Кукмара Үзәк хастаханәсендә табибә булып эшләде. Лаеклы ялга чыгуга карамастан, хәзер дә шушы хезмәтен дәвам итә, кичләрен исә мәдрәсә шәкертләренә гыйлем бирә.

Россия пенсия фондының Кукмара бүлеге җитәкчелеге үтенече буенча, ике ел дәвамында пенсионерларга гарәп язуы, Коръән уку дәресләре бирде. Моннан тыш төрле дини мәҗлесләрдә – Коръән ашларында, Мәүлид бәйрәмнәрендә вәгазьләр сөйли. Кукмара муниципаль районы хакимияты каршындагы Җәмәгать Советы әгъзасы.

Буш вакытта китап укырга, бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерегә ярата. Ике кызы, өч оныгы бар.