Кукмара мәдрәсәсендә Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрелде

   2018 елда татар җәмәгатьчелеге мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан “Мәрҗани елы” дип игълан ителде. 16 гыйнвар көнне, бөек мәгърифәтчебезнең туган көнендә,  Кукмара мәдрәсәсендә махсус чаралар оештырылды. Башлангыч бүлектә укучы хатын-кызлар һәм һөнәри бүлектә белем алучы ир-егетләр төркемнәрендә галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле Викторина үткәрелде. Мәдрәсә мөгаллимнәре Рифат хәзрәт Ибраһимов һәм Рузилә абыстай Мәҗитова сөйләгән вәгазь проектор аша күрсәтелгән фотослайдлар белән үрелеп барды. Мөгаллимнәр җиткергән мәгълүматны шәкертләр зур игътибар белән тыңлап,  Викторинада актив катнаштылар, барлык сорауларга да җавап бирә алдылар. Ир-егетләр арасында призлы урыннарга лаек булдылар: I – Вәлиев Алмаз; II – Фәйзрахманов Рамис; III – Сафин Заһит. Хатын-кызлар арасында: I – Талипова Ләбибә; II – Идиятуллина Зөбәйдә; III – Җиһаншина Асия. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хатын-кызлар төркемнәре инициативасы белән Мәрҗани хәзрәтләренең күркәм юбилеена багышлап мәдрәсәдә чәй мәҗлесе дә оештырылды.