Архив за месяц: Сентябрь 2014

Корбан чалу үзенчәлекләре

Корбан чалу – моны башкарырга мөмкинлеге булган һәрбер мөселманның Аллаһ каршындагы бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа корбан чалу мәҗбүри түгел (Татарстан казыяте карары нигезендә быел 15 мең сум акчасы булган мөселманнарга корбан чалу вәҗеб).

Зәкәт бирү, ураза тоту кебек, корбан чалу да кеше өстендә булган ел саен башкарыла торган гамәлдер. Әйтик, бер мөселман “былтыр үзем өчен ураза тоттым, быел әби өчен тотам” дип ниятли алмаган шикелле, корбан чалуны да ел саен үзе исеменнән башкарырга тиеш. Әмма бездә кайберәүләр: “Өченче ел үзем өчен чалган идем, былтыр – хатын, ә быел исә малай исеменнән чалам”, — дип белдерә. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Башка гаилә әгъзасы яки вафат булган туганың исеменнән корбан чалырга ярый, ләкин әүвәл үз исемеңнән чаласы, ә туганнарың өчен икенчене чалу таләп ителә. Гаиләдә фәкать бер сарык Корбан итәргә мөмкинлек бар икән, ул гаилә башлыгы исеменнән чалынсын (алай эшләнсә, барлык гаилә әһелләренә дә савап була, иншә Аллаһ).

Кайберәүләр Корбан гаете көннәрендә нәзер корбаны чала. Әмма гаетнең 3 көне дәвамында гадәттә вәҗеб булган корбан гына чалына, ә нәзер корбанын башка көннәрдә чалырга кирәк. Нәзер корбанын аны чалган иясенә ашарга ярамый (аны тулысынча тараталар), ләкин вәҗеб корбанның итен, гәдәттә, өчкә бүләләр: бер өлешен үз гаиләңә калдырырга була, икенчесен – мохтаҗларга, өченчесен йә күчтәнәч итеп өләшәләр, йә мәҗлес җыеп кунакларны сыйлыйлар.

Гакыйка, ягъни бала туу хөрмәтенә чалына торган корбанны да вәҗеб корбан белән бутарга ярамый. Гакыйканы гает көнендә чалырга мөмкин, әмма шулай ук – вәҗеб корбаннан соң икенчесе итеп. Андый мөмкинлек юк икән, гакыйканы башка вакытка күчерергә кирәк.

Корбанның нинди төре булса да, аны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен дип чалырга тиешле. Кайберәүләр “эшләрем җайлансын, хәлем җиңеләйсен” дип корбан чала. Әмма бәрәкәт, уңыш, сәламәтлек һәм башка нигъмәтләр Аллаһ ризалыгы эчендә бар. Безнең ике дөнья бәхете дә Аллаһ ризалыгы белән бәйле. Корбан чалу исә Раббыбыз разый булган иң зур гамәлләрнең берсе. Галимнәр аңлатканча, корбанның беренче кан тамчысы җиргә төшү белән, корбан чалучының гөнаһлары ярлыкана, тиресендәге йон төкләре санынча савап языла… Шушы мәгълүматны һәм пәйгамбәребезнең: “Кем дә булса, мөмкинлеге булып та, корбан чалмый икән, гаеттә безнең мәчеткә якынлашмасын” дигән хәдисен игътибарга алсак, әлеге гамәлнең нинди зур әһәмияткә ия булуы аңлашылырдыр.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Шушы көннәрдә бөтен мөселман дөньясы олуг бәйрәмне – Корбан гаетен билгеләп үтәргә җыена. Нигезендә игелек, шәфкатьлелек, кешегә карата хөрмәт-игътибар хисләре булган әлеге бәйрәм тарихы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль вакыйгасыннан башланып китте. Ул чакта улын чалуга юл куймыйча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә тәкә чалырга боера. Моның мәгънәсе – Адәм балалары бер-берсенә мәрхәмәтле булсын, кеше каны коелмасын дигән нәсыйхәттән гыйбарәт.

Олуг бәйрәмебез белән котлап, барчагызга да иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Аллаһ Раббыбыз корбаннарыбызны, гыйбадәт-догаларыбызны кабул итеп, ил-көнебезгә иминлек, бәрәкәт иңдерсен, тотрыклылык бирсен. Сугыш барган җирләрдә тынычлык урнашсын, кан коелмасын, күз яшьләре таммасын.

Ихлас күңел белән кылынган яхшы гамәлләребез игелекле, юмарт, кешелекле булырга этәрсен, бәйрәм рухы һәр гаиләгә, һәр йортка шатлык һәм якты өмет алып килсен. Барчабызга да изге теләк-максатларыбызга ирешергә язсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Кукмара районы имам-мөхтәсибе

Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.