Мохтаров Илһам Шамил улы

 

Мохтаров Илһам Шамил улы  –  мөгаллим.

1982 елның 5 мартында Кукмара районының Аш.Буҗи авылында туган.

Дөньяви белеме: 1999 елда Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган.

Дини белеме: 1999 – 2004 нче елларда Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлегендә белем ала, аны уңышлы тәмамлый.

Кукмара мәдрәсәсендә 2004 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: гарәп теле, хәдис, исламда фиркалар, гакыйдә.

Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган белемне күтәрү курсларында даими катнаша. 2014 елда хәдис фәне буенча Казан шәһәрендә шәйх Абдуррахман Лакримда белем эстәп, имам Нәвавинең 40 хәдисе буенча шәйхнең иҗәзәсен алды. 2015 елда Россия ислам институтында  гакыйдә  фәненнән  Тахави гакыйдәсе буенча белемне күтәрү курсларында белемен камилләштерә.

Илһам Мохтаров мәдрәсәләрнең башлангыч дәрәҗәсе өчен яңа стандарт буенча укытылырга тиешле Гарәп теленнән  УМК төзеде. 2016 елда ислам мәгарифе өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен Илһам хәзрәт Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатына ия була.

Белем бирүдән тыш мәдрәсәдә хуҗалык эшләре буенча директор ядәмчесе (завхоз) вазифасын да башкара. Шулай ук төрле мәдәни чаралар, викториналар һәм җәйге мөселман балалар лагерын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша.

Мәдрәсәдә хезмәт итү белән берлектә Кукмара районының Аш.Буҗи авылында мәхәллә имамына ярдәм итә: ихтыяҗ булганда Җомга намазын үткәрә, авылдашларына ислам нигезләре буенча дәресләр бирә, районыбызның төрле авылларында мәүлид бәйрәмнәрендә, аерым вәгазь кичәләрендә чыгыш ясый.

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән халык мәкале Илһам остазга да туры килә: брусчатка салу, плитка ябыштыру, агач эшләрен башкару, электр утын сузу кебек эшләрдә оста куллы хәзрәтнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренә.

Өйләнгән, хәләл җефете Зөлфия белән өч малай тәрбияләп үстерәләр.

Буш вакытта дини китаплар укырга һәм ислам фильмнарын карарга ярата.