Вәлиева Илһамия Миннехан кызы

Вәлиева Илһамия Миннехан кызы – мөгаллимә.  

1966 елның 11 июнендә Кукмара районының Күкшел авылында туган.

Дөньяви белеме: 1983 елда Кукмара районының Мәчкәрә урта мәктәбен, 1985 елда Яр Чаллы Педагогия Училищесын, 2001 елда Яр Чаллы Дәүләт Педагогия Институтын “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлеге буенча тәмамлаган.

 Дини белеме: 2008 елда Кукмара мәдрәсәсен тәмамлады, 2008-2013 елларда Казан ислам университетының ислам шәригате факультетында бакалаврият юнәлеше буенча читтән торып уку бүлегендә белем алды.

Кукмара мәдрәсәсендә 2010 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: Татар теле һәм әдәбияты, исламда хатын-кыз, әхлак.

Казан Ислам Университетында оештырылган “Ислам банкингы” һәм “Исламдагы педагогик фикерләү традицияләре яшүсмерләргә һәм яшьләргә физик тәрбия бирү чаралары буларак” программалары буенча белемне күтәрү курсларында катнашты.

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән дәрес эшкәртмәләре һәм эш программалары төзи. Моннан тыш мәдрәсәдә үткәрелә торган төрле мәдәни чараларда катнаша,  иҗадый потенциалын һәм филологик белемнәрен дә эшкә җигеп, “Мөслимәләр бәйгеләре” өчен сценарийлар яза, шул бәйгеләрне үзе алып бара.

Шәкертләренә, төрле мөслимәләр җыеннарында “Исламда хатын-кыз” тематикасына вәгазьләр сөйли, район газетасында да язмалары дөнья күрә.

Буш вакытта камыр ризыклары әзерләргә ярата.  Тормыш иптәше Фәрит Вәлиев Кукмара районына багышланган берничә тарихи китапның авторы. Аның Кукмара металл савыт- сабалар заводы һәм  Кукмара киез — итек комбинаты, гомумән, Кукмара итекләре һәм итекчеләре тарихына багышланган күләмле, үз эченә төбәк кешеләренең ике гасырлык тормышын алган кызык эчтәлекле, борынгы һәм заманча фоторәсемнәр белән баетылган бәһале китаплары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.

Бер ул һәм бер кыз үстергән Илһамия һәм Фәрит Вәлиевлар бүген дә Кукмара районының рухи тормышын җанландырып, киләчәк буын өчен ихлас борчылып, тырыш хезмәтләрен  дәвам итә, өч оныгына, гомумән, үсеп килүче яшь буынга зур өметләр баглап, дин һәм фән юлында эшли.