Гатина Марина Геннадий кызы

Гатина Марина Геннадий кызы – сәркатиб,  мөгаллимә.  

1984 елның 4 апрелендә Кукмара бистәсендә туган.

Дөньяви белеме: 2001 елда Кукмара 4 нче урта мәктәбен тәмамлый. 2001-2002 нче елларда Кукмарадагы 39 нчы һөнәри училищеда “Сәнәгать оешмасы бухггалтеры” белгечлеген үзләштерә. 2002-2005 елларда Казан Сәүдә-икътисад көллиятендә “Икътисад һәм бухгалтерлык исәп-хисаб” белгечлеге буенча укый.

Дини белеме: 2016 елда Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” белгечлеге буенча тәмамлый.

Кукмара мәдрәсәсендә 2015 елдан сәркатиб булып эшли. 2016 елдан мәдрәсәнең башлангыч бүлегендә хатын-кызларга һәм мәдрәсә каршындагы якшәмбе мәктәбендә яшүсмер кызларга ислам дине нигезләре буенча дәрес бирә. Сәркатиб буларак Марина абитуриентлар тапшырган документлар, мөгаллимнәр һәм шәкертләрнең шәхси документлар тупланмалары, боерыклар китабы, зачет-имтиханнар кенәгәләре, Шура (педсовет) утырышлары Протоколлары һәм башка документлар торышы өчен җаваплы. Моннан тыш мәдрәсәдә оештырыла торган Коръән укучылар бәйгесен, төрле мәдәни чараларны, мәсәлән, мәдрәсәдә белем алучы хатын-кызлар төркемнәре арасында үткәрелә торган “Мөслимәләр бәйгесен” һәм җәйге мөселман балалар лагерын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша.

Россия ислам институты оештырган “Хәзерге заман ислам хокукының дини-хокукый мәсьәләләре” һәм Казан (Идел буе) федераль университеты үткәргән “Мөселман балалары лагерьларын оештыру” программалары буенча белемне күтәрү курсларында катнашып, сертификатлар алды.

Керәшен татарлары гаиләсендә тәрбияләнеп үссә дә, Марина кияүгә чыккач, мөселман ире белән бердәм гаилә булдырырга теләп, ислам динен кабул итә. Христиан динендә булган әти-әнисе белән яхшы мөгамәлә сакланып кала. Мәдрәсәдә белем алу аның иманын ныгыта. Аңа хас булган тырышлык, җаваплылык хисе, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә омтылу сыйфатларын һәм компьютерны яхшы белүен исәпкә алып, аңа мәдрәсәдә эшләргә тәкъдим  итәләр. Шәкертләр һәм мөгаллимнәр аны “тырыш Миләүшә” дип атый. Ире Алмаз белән Миләүшә ике бала – бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.