Татарстан дини мәгариф системасында мәдрәсә мөгаллиме эшчәнлегенең үзенчәлекләре

(Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшинның 2012 елның октябрь аенда мәдрәсә мөгаллимнәре Киңәшмәсендә укылган доклады)

Элек-электән мәдрәсәләр татар мәгариф системасының нигез ташын тәшкил итте. Ә мәдрәсәдә белем бирүче остаз-мөгаллим җирле халык арасында аерым бер хөрмәткә, олылауга лаек кеше булып саналды. Инкыйлабка кадәр татарлар дини гыйлемгә омтылып, аның кадерен белеп яшәгәннәр, дөньяви, гомуми белем нигезендә исә дин гыйлеме булган. Дини белем аша милләттәшләребез рухияткә тартылган, ислам дине аша дөнья-күләм мәдәнияткә катнаштырылган. Нәкъ менә шуңа күрә татарларда мәдрәсә мөгаллиме махсус статуска ия булган: ул күп кешеләрнең күңелен белем нуры белән яктырткан, милли мәдәният, югары әхлак үрнәге булып торган. Мәдрәсәләр, анда хезмәт итүче хәлфәләр җәмгыять һәм аерым кеше тормышына зур йогынты ясый алган. Моның сәбәбе – мөгаллимнәрнең киң кырлы белемгә дә, күркәм әхлакый сыйфатларга да ия булуы.

1917 нче елгы социалистик инкыйлабыннан соң 8 дистәләп елны үз эченә алган дәвердә мәдрәсәләр эшчәнлеге билгеле сәбәпләр аркасында тукталып торды. XX гасырның 90 нчы елларында исә татар дини мәгариф системасы янә аякка баса башлый. Бер-бер артлы мәдрәсәләр ачыла килде һәм, әлбәттә инде, кадрлар мәсьәләсе – дин белеме эзләп килгән шәкертләргә тиешле дәрәҗәдә гыйлем-тәрбия бирерлек мөгаллимнәр табу үтә дә мөһим бер проблемага әверелде. Һәркем үзенчә тырышты, яңа шартларга яраклашып, туган мөмкинлекләрне файдаланып, хезмәт итте. Татарстанның шактый күп төбәкләрендә эшли башлаган мәдрәсәләрдә башлап йөрүчеләр сыйфатында ихласлы энтузиастлар булды. Алар башкарган эшнең асылы “Без ниндидер яңа нәрсә оештыру юлында түгел, ә үз асылыбызга кайту юлында” дигән принциптан гыйбарәт иде. Ә халкыбызның асылы, гыйбрәтле язмышы, инде билгеләп үтелгәнчә, ислам дине кыйммәтләре, дин әһелләре эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Шулай итеп, элгәре эшләгән мәдрәсәләр, анда хезмәт иткән мөдәррисләр XXгасыр ахырында оеша башлаган дини уку йортлары, яңа заман мөгаллим-остазлары өчен күркәм вә гыйбрәтле үрнәк булды. 100 ел элек милли мәгариф системасында хезмәт иткән дин әһелләре бүгенге көндә үрнәк итеп алырлык нинди сыйфатларга ия иде соң? Һәммәбезгә мәгълүм, татарлар элек-электән башка милләт, башка дин вәкилләре арасында яшәде. Гарәп илендә яшәүче халыктан аермалы буларак, татарлар урыс, мари, чуваш, удмурт һ.б. милләт кешеләре белән аралашып, тыгыз элемтәдә булып гомер кичерде. Шуңа күрә дә, мәдрәсәдә белем алып тәрбияләнүче шәкертләрне остазлары ислам дине, шәригать буенча яшәми торган җәмгыять шартларында эш итә алырлык итеп әзерләде. Бүгенге көндә дә мәдрәсәләр, ислам дине һәм дөньяви дәүләт үз-ара гармонияле рәвештә мөгамәлә корырга тиешлеген исәптә тотып, шәкертләрне укытырга тиеш. Татар дини мәгърифәт системасында иҗтиһад кылган мәшһүр тарихи персонажларның эшчәнлегенә игътибар итсәк, шунысы ачыклана: алар беркайчан да дини фанатиклар тәрбияләүне максат итеп куймады, киресенчә, мәдрәсә укучыларына дини булмаган мохиттә яшәргә һәм хезмәт итәргә кирәк булачагын “сеңдерде”. Аларның шушы тәҗрибәсе хәзерге вакытта да заман дини мәгариф системасын төзүдә, без яшәгән дәүләттә динебезне уңышлы үстерү юнәлешендә бик тә файдалы була ала.

Әйе, һәр дин әһеле, ә мәдрәсә мөгаллиме бигрәк тә, заман сулышын яхшы тоеп яшәргә һәм эшләргә тиеш. Дөнья бик үзгәрүчән. Тормыш безнең алдыбызга яңадан-яңа сораулар, проблемелар куя, аларга – телисеңме, теләмисеңме – җаваплар табарга туры килә. Мәдрәсә мөгаллимнәре төрле тормыш мәсьәләләрен ислам тәгълиматы “күзлеге” аша хәл итәргә, ягъни – шәригать кысаларында калып, урталык тарафдары булырга һәм моңа шәкертләрне дә өйрәтергә тиеш. Бүгенге мөселман өммәтенә хас булган күренеш – ул төрледән-төрле секталарның, ислам динен, дин әһелләрен дискредитацияләгән агымнарның пәйда булуы. Кызганычка, бүген яшьләр, белем юлында булган шәкертләр дә шундый секта-агымнарга җәлеп ителә. Хәзерге заман мөселманнары өчен бу чын-чынлап кыен бер проблемага әверелде. Традицион исламнан читләшеп, шикле бер төркемгә кушылган яшьләр, гадәттә, үз амбицияләрен, нәфес теләкләрен җиңел юл белән канәгатьләндерергә омтыла, динне үзләренең максималистик карашларын тормышка ашыру мөмкинлеге буларак файдаланырга тели. Бу нисбәттә мәдрәсәләр төптән уйланган, белем вә гыйбрәтле мисаллар белән ныгытылган сәясәт алып барырга тиеш. Кызганычка, кайбер дини уку йортларында бу мәсьәләгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелмәде. Шәкертләр, төпле дини белем ала, әмма гомуми укымышлылык җитенкерәми. Нәтиҗәдә яшь дин әһеле: “Менә аят! Менә хәдис!”, — дип кычкырып үзенекен тәкърарлый, ә татар менталитеты, милли үзенчәлекләр, халык белән аралаша алу, диндә беренче адымнарын гына ясаучы кешенең психологиясен аңлау, сөйләшә һәм тыңлы й белү, ягъни сабыр булып һәм әдәплелек саклап, тыныч, хикмәтле итеп дискуссия алып бару кебек нәрсәләр – читтә кала. Татар дин әһелен әзерләү процессында мәдрәсәләр шушы мәсьәләләргә, һичшиксез, зур игътибар бирергә тиеш. Шәкертләрдә үз халкыңа карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләргә кирәк. Аның өчен татарлар тарихын, гыйбрәтле, бөек үткәнен өйрәнү мәслихәт.Яшьләр милләт тарихын өйрәнмәсә, белмәсә, үз халкы язмышына да, үзе яшәгән җирлектәге ислам дине үсешенә дә битараф булачак. Тарихны белмичә торып, кеше үз халкы белән горурлана алмый. Ә безнең тарихыбыз – ул ислам. Бабаларыбыз тормышын өйрәнү иманыбызны ныгытачак кына. Үз халкың белән горурлану исә милли үзаң уянуга этәргеч булачак, ә бу – халкыбызга хас булган барлык уңай сыйфатларны үзеңдә тупларга, тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Бүгенге җәмгыять тормышында, шул исәптән мәдрәсәләр эшчәнлегендә дә, әлеге факторга игътибар булмау аркасында татарлар үз милли үзенчәлеген, телен, гореф-гадәтләрен югалта бара. Ә бит уйлап карасаң, Аллаһы Тәгалә безне татар итеп яраткан һәм безнең бурычыбыз – иман белән бергә милли йөзебезне дә кадерләп саклау. Бу – безнең өстебездәге әһәмиятле әманәт һәм дини уку йортлары эшчәнлеге дә миллилекне саклап калу мәсьәләсендә гаять зур роль уйный. Әмма кызганыч ки, бүген мәдрәсәләр гарәп теленә, гомумән, дини белемгә басым ясап, милләт, халык мәсьәләсен кайгыртырга ашыкмый.

Мисал итеп (тагын бер кат) XIX гасыр дәвамында – XXгасыр башында эшләгән мәдрәсәләрне, анда эшләүче мөгаллим-остазларны искә аласым килә. Зыя Камали, Әхмәтһади Максуди, Габдулла Апанаев, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди һәм башкалар сыйфатлы һәм шул ук вакытта гади, халыкка да аңлаешлы булган дини һәм фәнни эчтәлекле китаплар, методик кулланмалар яза. Әйтик, XIX гасырда татар халкының күренекле дин әһеле, мәдрәсә хәлфәсе Җәмалетдин Бикташи дөньяви дәүләттә яшәүче гади татар кешеләре өчен һәркем аңларлык дини китаплар, язмалар чыгарган. Хәтта Ризаэтдин Фәхретдин да аны “бөтен Русия мөселманнары остазы” дип атаган. Шулай итеп, элгәре зыялыларыбыз беркайчан да “диндә милләт юк” дигән шигарь-лозунгны күтәреп чыкмады, киресенчә – ихластан, зур тырышлык белән үз милләте өчен хезмәт итте.

Мәдрәсә мөгаллиме эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында әйткәндә, әлбәттә инде, дин өлкәсендә эшләүче укытучыга хас булырга тиешле сыйфатларны да искә алмыйча булмый. Иң беренче мөһим сыйфат буларак – үз эшең, укыткан шәкертләрең өчен тирәнтен җаваплылык хисен тою кебек сыйфатны билгеләп үтәсем килә. Икенчедән, эшнең нәтиҗәсе өчен ихластан кайгыру (ничек үз өең, үз гаиләң, үз балаң өчен кайгырасың, шундый ук дәрәҗәдә, ә бәлки, артыграк та дин өчен, мәдрәсәң һәм шәкертләрең өчен дә кайгыру булырга тиеш). Шулай ук эш сөючәнлек, үзеңә карата таләпчәнлек, рухи һәм бәдәни пөхтәлек, сабырлык, намуслылык һәм әдәплелек – мәдрәсә мөгаллиме өчен бик тә кирәкле сыйфатлар. Иң мөһиме – дини остаз укучылар-шәкертләр алдында гына түгел, гади халык – туганнары, күршеләре, танышлары арасында да динебездә телгә алына торган югары әхлакый сыйфатларның гәүдәләнеше булуын онытмаска тиеш. Бу уңайдан бер кызыклы очрак, мәзәк дәрәҗәсендә булган тормыштагы бер хәл искә төшә. Авыл мулласы өе янындагы киртәсен рәтләп кадак кага икән. Күрше егете моны зур игътибар белән күзәтә. Шактый гына вакыт узгач, мулла күрше егеткә дәшә: “Нәрсә карап торасың шундый дикъкать белән, әллә кадак какканны күргәнең юкмы?” Моңа җавап итеп егет әйтә: “Күргәнем бар, әмма шунысы кызык: чүкеч белән бармагыңа суккач, нәрсә әйтерсең микән? Шуны көтеп, күзәтеп торам мин сине”.

Мәзәк хәл булса да, монда уйланырлык нәрсә бар, җәмәгать. Чыннан да, без – дин әһелләре, имамнар, мөгаллимнәр – халкыбызның игътибарлы күзәтүе астында. Безгә карап, күп кеше динебез хакында фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый. Аларның дин юлына басулары,бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булулары безнең эшчәнлеккә, безнең тырышлыкка һәм ихласлыкка да бәйле. Ләкин шунысы да бик әһәмиятле: без барыбыз да Аллаһ Раббыбыз күзәтүе астында. Әгәр Аның динен, Аның бөек Канунын башкаларга җиткерергә алынганбыз икән – димәк, өстебезгә бик зур җаваплылык алдык. Шушы җаваплы эшне һәммәбезгә дә лаеклы башкарып чыгарга язсын. Аллаһы Тәгаләнең динен халкыбызга җиткерергә, пәйгамбәребез Мәхәммәд (с.г.в.с.) үрнәгендә гамәл кылырга, барчабызга да Аллаһ рәхмәтендә булырга насыйп әйләсен.

Әссәләәмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәәтүһү.

Добавить комментарий