Кешеләргә шатлык бүләк итик

(мәчет картлары сөйләгәннәрдән)

   Безнең мәчет картлары ниләр генә белми дә, ниләр генә сөйләми. Аларны игътибар белән тыңлап, сөйләгәннәрен калеб аша үткәрсәң, “хикмәтләрнең хикмәте бит бу!” дип сокланмыйча калмассың.

   Күңелемне айкалдырып алган, башкаларга карата тагын да дикъкать-ихтирамлырак булырга өйрәткән әлеге хәл бик күптән – бабайларыбыз үзләре чая малай-шалай чакларында булган. Халык җирне сука белән сукалап, игенне урак белән урып, басу-кырларда  эшләп  йөргән  элекке заман бу. Ул вакытта мәчет-мәдрәсәләрдә уку күп кеше өчен төп гыйлем алу урыны булып саналганын да әйтеп узарга кирәктер…

   …Шулай бервакыт мәдрәсәдә белем алучы шәкерт һәм аның остазы өйләренә кайтырга дип юлга чыгалар. Авыл янәшәсендәге басуга килеп җиткәч, ызаннарның берсендә шәкерт бик тә иске күренгән башмаклар күреп ала. Басуның икенче кырыенда, шактый  еракта бертөркем игенчеләр эшләп йөри икән. Шушы аяк киемен аларның берсе салып калдырганын абайлаган шәкерт, шаян холыклы булгангадыр, күзләрен ялтыратып, остазына болай дигән:

   — Әйдәгез, башмакларны  яшереп куйыйк, ә үзебез агачлар артына басып, иясенең моны ничек кабул итүен күзәтербез! Вәт кәмит-тамаша булачак!

   Ләкин мөгаллим  болай итеп уен-көлке ясарга, ягъни кемнеңдер күңелен төшереп шаярырга ярамаганын әйтеп, башка фикер әйтә.

   — Алар  бер фәкыйрь кешенеке  булырга тиеш,  шуңа күрә без болай эшлик: башмаклар  эченә  акча тыгып, үзебез агачлар  артына басыйк та, ни буласын күзәтик.

   Остаз сүзе – катгый канун дигәндәй, шулай эшлиләр дә: һәр башмакка кәгазь акчалар куеп, куе агачлар артына яшеренәләр болар. Озак вакыт үтми – басуның икенче ягыннан бер ир кеше ава-түнә көч-хәл белән аларга таба атлап якыная башлый. Көн бик матур, аяз һәм кояшлы булса да, абзый йөзе кап-караңгы болыт булып күренә. “Кызу кояш астында озак эшләп, бик арыган бу, ахрысы”, – дип шәкертнең пышылдап кына  әйтүенә каршы мөгаллим: “Юк, энем, болай алпан-тилпән йөрүеннән аның берничә көн юньле ризык капмаганын аңлап була, абзыйның тамагы  ач, күрәмсең…” – дип шулай ук пышылдап җавап кайтара.

   Башмаклары янына килеп утыргач, игенче авыр итеп сулап куя да, йөзен   учлары белән каплап, тын кала. Ул нәрсә турында уйлап утыргандыр, ләкин шушы күренештән шәкертнең шаян уйлары юк була, алай гына да түгел – күңелен ниндидер куркыныч, шомлы хис биләп ала. Битен, башын уалап алганнан соң, абзый уң башмагын киям дигәндә кинәт туктап кала. Аннары кулын башмагы эченә тыгып, шундагы акчаны чыгара да, бермәл шуңа бик аптырап, сәерсенеп карап утыра. Икенче башмагы эчен  капшап, анда да акча булуын күргәч, игенче… сәҗдәгә китә һәм сәҗдәдән торгач, тезләнгән хәлдә кулларын күккә таба күтәрә дә, рәхмәтләрен укый башлый:

   — Минем хатыным каты авырганын, балаларым ач булганын, гаиләм бер кисәк икмәккә тилмергәнен белүче, и бөек Раббым! Безне үлемнән коткарганың өчен шөкер итәм! Дөрестән дә, Син догаларны кабул итүче, Ярлыкаучы, Коткаручы, Мәрхәмәтле бөек илаһи Зат! Рәхмәт Сиңа, йә Аллаһ!

   Абзый тагын сәҗдәгә китә, шул хәлдә рәхмәт укуларын әле тагын дәвам итә. Остаз шәкертне җиңеннән тартып, “китәбез” дип ымлап ишарәләгәч, егет шушы күренеш тәэсирендә башта урыныннан кузгала алмыйча тора. Соңыннан агачлыкның икенче ягыннан чыгып, алар юлларын дәвам итәләр. Шәкерт, күңеле тулып, тавыш-тынсыз гына елый.

   — Шушы күз яшьләрең көенечтәнме, сөенечтәнме? – дип сорый укучысыннан остазы.

   — Сөенечтән, хәлфәм, сөенечтән! – ди егет елмаерга талпынып. – Бу гомеремдә дә онытылмаслык бик гыйбрәтле бер хәл булды минем өчен. Рәхмәт сезгә, остазым!

   — Әйе, энем, бу абзыйның аяк киемен яшереп куюдан син күпмедер дәрәҗәдә күңел ачып, үзеңә уен-көлке ясар идең, бәлки. Ләкин шуннан тойган сөенечең хәзерге шатлыгың белән тигезләшә аламы соң? Хак иман ияләре башкаларга борчу-хәвеф түгел, ә бары тик шатлык бүләк итәргә тиеш. Шулай гамәл кылган кешене Аллаһы Тәгалә үзен шатландырыр, бер-беребезне сөендерү нәтиҗәсендә бу дөньяда нур-изгелек артыр, игелек явызлыкны җиңәр. Шуңа күрә дә кешеләргә шатлык бүләк итик, кардәш, фәкать шатлык кына бүләк итик!

Ришат Курамшин.