Шәфигуллин Айрат Мәсхүт улы

Шәфигуллин Айрат Мәсхүт улы  –  директор урынбасары, мөгаллим.

1975 елның 18 августында Кукмара бистәсендә туган.

Дөньяви белеме: 1990 елда Кукмара 3 нче урта мәктәбен, 1992 нче еллда Кукмарадагы 39 нчы һөнәри училищесын ташчы, 1995 елда Әлмәт физик культура техникумын физкультура укытучысы  белгечлеге буенча тәмамлаган.

Дини белеме: Кукмара мәдрәсәсе (2008); Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге (2011).

2014 елдан – Россия Ислам Институтының  “Теология”  факультетында дистацион рәвештә белем ала.

Кукмара мәдрәсәсендә 2007 елдан эшли. Укыта торган фәннәре: тәҗвид, тиләвәт, фикһ.

Төрле елларда оештырылган белемне күтәрү курсларында даими катнаша.

Укыту-тәрбия планында каралган эшләрне оештыру буенча директорның урынбасары буларак, мәдрәсәдә үткәрелә торган тәрбияви һәм мәдәни чараларны оештыруда актив катнаша.

Мәдрәсәдә хезмәт итүдән тыш, Кукмара бистәсенең “Туеш” мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын башкара. Шунда Коръән дәресләре дә үткәрә.

Коръән мәҗлесләрен еш алып бара. Үз мәхәлләсеннән тыш, чакыру буенча авылларда да вәгазьләре белән халык алдында чыгышлар ясый.

Айрат хәзрәт югары квалификацияле ташчы һөнәренә дә ия: Кукмараның кирпечтән төзелгән шактый күп йортлары – аның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе.

Өйләнгән, хәләл җефете Чулпан белән 4 бала – ике малай һәм ике кыз тәрбиялиләр. Олы кызлары Эльмира (17 яшь) кул көрәше (армрестлинг) буенча Россия һәм Европа чемпионы, спорт остасы. Улы Кәрим  (9 яшь) йөзү буенча Татарстан күләмендә үткәрелә торган шактый күп ярышларда призлы урын алган спортчы. Барлык гаиләсе белән намазда.