Архив за месяц: Сентябрь 2019

Кукмара мәдрәсәсе мөдире халыкара Форумда катнашты

   26 — 27 сентябрь көннәрендә Казан Федераль Университетында “Ислам в мультикультурном мире” дип исемләнгән IX халыкара Форум булып узды. Форумда эшләгән секцияләрнең берсе мөселман журналистикасы мәсьәләләренә багышланган иде. “Коммуникативные стратегии межкультурного дискурса в современном медиапространстве” дип аталган әлеге секциянең эшендә Мәскәү, Түбән Новгород, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән матбугат вәкилләре, югары уку йортлары хезмәткәрләре катнашты. Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат Курамшин да әлеге секция  эшендә катнашып, “Дөньяви матбугатта мөселманнар динен һәм рухи тормышын яктыртуның үзенчәлекләре” дигән темага доклад сөйләп, чыгыш ясады.

Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

22 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башлану уңаеннан  беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышта быел укырга кергән I курс шәкертләре катнашты. Җыен гадәттәгечә Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары укучылар мәдрәсә мөгаллимнәре Райнур хәзрәт Газизов һәм Рифат хәзрәт Ибраһимовлар сөйләгән дини белем алуның фазыйләтләренә багышланган вәгазьләр тыңладылар, мөгаллим Айрат хәзрәт Шәфигуллин исә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага лекция сөйләде. Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин шәкертләрне мәдрәсә тарихы белән таныштырды һәм уку тәртипләрен аңлатты. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1998 елда башлаган мәдрәсә 22 нче уку елын башлап җибәрде. Әйләнә — тирәдә дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче уку йорты эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!