Кукмара мәдрәсәсендә Диплом эшләре якланды

2 и 5 май көннәрендә Кукмара мәдрәсәсенең һөнәри бүлеген тәмамлаучы шәкертләр Диплом эшләрен якладылар. Соңгы берничә ай дәвамында укучыларның һәм аларның фәнни җитәкчеләре вазыйфасын башкарган мөгаллимнәрнең игътибар үзәгендә булган әлеге язма хезмәтләр мәдрәсәдә 4 еллык уку  дәверенә үзенчәлекле бер нәтиҗә буларак каралды. Дөрестән дә, Диплом эше дини уку йортын тәмамлаучы шәкертнең сөйләм осталыгын да, фикерләү дәрәҗәсен дә, сайлап алынган тема буенча туплаган мәгълүматны ничек аңлавын һәм үзләштерүен дә анык күрсәтте.

   Тематик яктан Диплом эшләре төрле һәм мавыктыргыч дәрәҗәдә кызыклы булды. Шәкертләр сайлаган темалар арасында фикыһ, гакыйдә, әхлак, фәннәре буенча язылганнары күп иде. Аеруча зур игътибар Изге Коръән, намаз һәм ураза темаларына бирелде. Мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган комиссия әгъзалары  быелгы чыгарылыш шәкертләренең Диплом эшләрен. тулаем алганда, уңай бәяләделәр.