География дәресе тәмамланып килгәндә, мөгаллимә, укучыларга дәшеп, болай диде:
— Шулай итеп, балалар, без сезнең белән Кытай дәүләте турындагы гомуми мәгълүмат белән таныштык, ә Бөек Кытай дивары – хәзерге җиде могҗизаның берсе булуын билгеләп үттек.
— Ә ни өчен аны «могҗиза» дип атаганнар? – Укучыларның шушы беркатлы соравына җавап итеп мөгаллимә әйтте:
— Могҗиза – димәк, әлеге күренеш соклануга, гаҗәпләнүгә лаек. Кешеләр шушы күренешкә игътибарларын юнәлткәндә, аны барлыкка китерүченең осталыгына шакката, «ул моны ничек шулай эшли алган икән?» – дип бик аптырый.
— Апа, – дип мөрәҗәгать итте укытучыга бер малай, – ә шушы җиде могҗизаның калганнары нинди? Алар турында да сөйли алмассызмы безгә?
— Бик кызыксынсагыз, бу хакта мин сезгә киләсе дәрестә тәфсилләп сөйләрмен. Ә хәзер – дәреснең ахыргы ун минутында – бер кечкенә генә бирем: һәрберегез, иптәшләрегез белән киңәшмичә, сөйләшмичә генә, үзегез өчен бу дөньядагы иң гаҗәп, могҗиза дип атарлык җиде галәмәтне дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Бирем аңлашылдымы? Алайса, яза башлыйбыз!
Укучылар бермәлгә тын калдылар. Әмма бераздан, кемдер әти-әнисе сөйләгәнен, кемдер интернетта укыганнарын исенә төшереп, дөньяның «җиде могҗизасы – шушы алар» дип уй-фикерләрен дәфтәр битенә төшерә башладылар.
Дәрес бетүен белдереп, кыңгырау тавышы ишетелде. Дәфтәрләрне җыя башлаган мөгаллимә, яулыклы бер кызның әле һаман язып утырганын күргәч, аның янына килеп:
— Әле әзер түгелмени? Сиңа, бәлки, ярдәм итәргәдер? – дип сорады.
Мөселман гаиләсендә тәрбияләнеп үскән шушы яулыклы кыз бик тырыш һәм сыйныф эшләрен, гадәттә, иң беренчеләрдән булып эшләп бетерә иде. Ә бу юлы, нишләптер, соңарды…
— Йә, ярдәм итимме? – дип кабат дәште аңа укытучы.
— Юк, апа, юк, кирәкми, – диде кыз бала, елмаеп. – Бу дөньяда могҗизалар шуның кадәр күп, кайсысын сайлап алып языйм икән, дип аптырап уйлап утырганым аркасында гына бераз тоткарландым. Шулай да, җавабым әзер, дәфтәремне алсагыз да була.
Ләкин мөгаллимә, кызның «бу дөньяда могҗизалар шуның кадәр күп!» дигән сүзләренә хәйран калып, болай диде:
— Синең җавабыңны сыйныфташларың да белсен, үзләренеке белән чагыштырсын. Әйдәле, торып, язганнарыңны кычкырып укы.
Яулыклы кыз бераз югалып калды, хәтта кызарып китте, ләкин укытучының кушканын үтәп, торып басты да, дулкынланып укый башлады:
— Бу дөньяда могҗизалар бик күп. Мин шулардан үземне бик тә гаҗәпләндергән, таң калдырган шушындый искиткеч җиде галәмәтне сайлап алдым. Минем өчен җиде могҗиза ул: сабый балаларның бу дөньяга тууы, күрү, ишетү, йөрү, ризыкның тәмен тою, тән белән сизү, җан белән хис итү, ягъни моңая һәм бу дөньяның матурлыгына сөенә белү…
Сыйныфта тынлык урнашты. Мөгаллимәнең күзләре яшьләнгәнен күреп алган кыз ничектер каушап китте, шуңа күрә үзендә ниндидер гаеп юк микән дип, аклангандай, әйтеп куйды:
— Апа, Сез бит үзегез: «Могҗиза ул – соклануга, гаҗәпләнүгә лаек күренеш һәм кешеләр аны барлыкка китерүченең осталыгына шакката, “ул моны ничек шулай эшли алган икән?” – дип бик аптырый» – дидегез. Менә мин дә: «Аллаһы Тәгалә ничек безне шулай бар иткән икән?» – дип сокланып, гаҗәпләнеп яздым. Әллә дөрес түгелме?
Укытучы дәшмәде. Бу мизгелдә ул үз тормышында булган фаҗигале һәм бәхетле вакыйгаларны исенә төшереп, укучысының фикерләре тәэсирендә, тирән уйга баткан иде. Хикмәт шунда – озак еллар дәвамында ул ана булу бәхетенә ирешә алмыйча яшәде. Табибларның “бала алып кайта алмыйсың” дигән кырыс хөкеменә карамастан, өметен өзмәде, садакалар биреп, башка изгелекләр эшләргә тырышып, Аллаһыга ялварды ул. Гаилә корганнарына 7 ел тулганнан соң исә могҗиза булды: тупырдап торган сау-сәламәт матур малай алып кайтты… Могҗиза булмыйча ни булсын?.. Әй, шул “җиде” саны, диген… Әллә шөкер итә белмәгәннәрме, малае, 7 яше тулгач, зур бәхетсезлеккә юлыга: таудан чанада шуып уйнаганда, капланып бик каты бәрелә. Шуннан соң кара кайгыга чумган көннәр башлана… Улы 4 ел урын өстендә ята. Табиблар “аягына басачак” дип ышандырмады, киресенчә – юк, булмастыр, дип тәкрарлады. Ул вакытта түгелгән күз яшьләре… Бала бит… Әле ничек көтеп алынган бердәнбер бала! Бөтен өмет Аллаһыда иде. Файдасы булмыйча калмас дип, әни кеше үзенең улын бер хәзрәткә өшкертергә дип йөртә башлый һәм… тагын могҗиза була – 11 яшьлек малае аягына баса! И-и, шул вакытта сөенгәннәре! Ул көнне исенә төшерсә, аның әле дә йөрәге кысылып куя: хастаханә палатасына килеп кергәндә, газизкәе елый-елый аягында басып тора иде. Улының: “Әнием, мин үзем басып тора алам!” – дип күз яшьләре аша елмаеп дәшүен ул гомергә онытмас. Юк-юк, мондый Могҗизаны онытырлык түгел! Мең шөкер, хәзер улы сәламәт, инде студент булды, әмма… Гаиләсенә тагын бер кайгы килде: өлкән яшьтәге әнкәсе сукырайды бит… Гомер буе әйбәт кенә күрә торган күзләре дөм күрми торганга әйләнде дә куйды. Аны-моны бер дә уйламаганда… Шуның кадәр читен аның изаланып яшәвенә карау, әйтеп бетерә торган түгел… Күрү – могҗиза, дигән бу кыз бала. Әнкәсе сукырайганчы, моның турында уйлап та караган булмады, ә хәзер… Чыннан да, кеше ничек күрә, ничек ишетә, йөри, уйлый, хис итә? Адәм баласының күңеле башка җан ияләренеке шикелле түгел бит: ул моңлана да, шатлана да, үкенә дә, шөкер дә итә ала… Ләкин бик кызганыч, аһ, бик тә, бик тә кызганыч – шөкер итүебез җитенкерәми шул, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең чын могҗиза булуын аңлап шөкер итү бездә әле бик аз… Бу төшенчәнең чын асылын аңа 7 ел элек малаен өшкергән хәзрәт бик тә үтемле итеп аңлатып биргән иде: “Шөкер итү ул – тел белән генә рәхмәт әйтү түгел. Ул – сиңа ярдәм иткән Раббыңа күңелең белән ихластан рәхмәтле булу, ә иң мөһиме – Ул кушканнарны үтәү…”. Шул вакытта хәзрәт намаз укуның да әһәмиятен, намаз – Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүнең бик мөһим ысулы булуын бик әйбәтләп аңлаткан иде, ләкин 7 ел узуга карамастан, ул әле һаман намазда түгел…
Яшь пәрдәсе каплаган күзләрен алга, каядыр билгесезлеккә юнәлткән мөгаллимәнең шулай тып-тын, дәшмичә басып торуына аптырап, яулыклы кыз кыяр-кыймас аның кулына кагылды да әкрен генә әйтте:
— Апа, язганнарым әллә дөрес түгелме?
— Дөрес, балакаем, бик дөрес, – диде мөгаллимә ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, һәм яулыклы кызның дәфтәренә “бишле” куйды да, күз яшьләрен сөртә-сөртә сыйныфтан чыгып китте.
Ришат Курамшин.