Шәкертләр Олимпиадасы

21 ноябрьдә башкалабыз Казанда Татарстан Республикасында эшләп килүче һөнәри мәдрәсәләр шәкертләре өчен Олимпиада үткәрелде. Ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле фәннәре буенча белемнәрен сынап караган  шәкертләргә шактый катлаулы сорауларга язмача җавап бирергә туры килде. Чишмәбаш авылы егете, Кукмара мәдрәсәсенең 3 курсында укучы Равил Шәфигуллин “Дин нигезләре” (Гакыйдә) номинациясендә өченче урынга лаек булды. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин аңа Диплом һәм кыйммәтле бүләк (кәрәзле телефон) тапшырды. Беренче урын алган шәкертләргә айпад, икенчеләргә – ноутбук бирелде, ә барлык фәннәр буенча беренче урынны яулаучыларны ахырда Коръән укытып караганнан соң, Олимпиаданың абсолют җиңүчесе билгеләнде. Әлеге дәрәҗәле исемгә Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең шәкерте Шамил Имамов лаек булды. Аңа киләсе елга Хаҗга барырга Юллама тапшырылды.