Архив автора: admin

Шәкертләр Олимпиадасы

21 ноябрьдә башкалабыз Казанда Татарстан Республикасында эшләп килүче һөнәри мәдрәсәләр шәкертләре өчен Олимпиада үткәрелде. Ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле фәннәре буенча белемнәрен сынап караган  шәкертләргә шактый катлаулы сорауларга язмача җавап бирергә туры килде. Чишмәбаш авылы егете, Кукмара мәдрәсәсенең 3 курсында укучы Равил Шәфигуллин “Дин нигезләре” (Гакыйдә) номинациясендә өченче урынга лаек булды. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин аңа Диплом һәм кыйммәтле бүләк (кәрәзле телефон) тапшырды. Беренче урын алган шәкертләргә айпад, икенчеләргә – ноутбук бирелде, ә барлык фәннәр буенча беренче урынны яулаучыларны ахырда Коръән укытып караганнан соң, Олимпиаданың абсолют җиңүчесе билгеләнде. Әлеге дәрәҗәле исемгә Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең шәкерте Шамил Имамов лаек булды. Аңа киләсе елга Хаҗга барырга Юллама тапшырылды.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага мөгаллим Айрат хәзрәт Шәфигуллинның лекциясе.

Кукмара мәдрәсәсе мөдире халыкара Форумда катнашты

   26 — 27 сентябрь көннәрендә Казан Федераль Университетында “Ислам в мультикультурном мире” дип исемләнгән IX халыкара Форум булып узды. Форумда эшләгән секцияләрнең берсе мөселман журналистикасы мәсьәләләренә багышланган иде. “Коммуникативные стратегии межкультурного дискурса в современном медиапространстве” дип аталган әлеге секциянең эшендә Мәскәү, Түбән Новгород, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән матбугат вәкилләре, югары уку йортлары хезмәткәрләре катнашты. Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат Курамшин да әлеге секция  эшендә катнашып, “Дөньяви матбугатта мөселманнар динен һәм рухи тормышын яктыртуның үзенчәлекләре” дигән темага доклад сөйләп, чыгыш ясады.